Айдар Галимов (23 февраль 1967 ел) – популяр татар җырчысы. Татарстанның атказанган (1996) һәм халык (2008), Башкортстанның атказанган (1995) һәм халык (2011) артисты, Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре (2025).
Тәрҗемәи хәле Галимов Айдар Гани улы 1967 елның 23 февралендә Казакъстан ССРының Целиноград өлкәсендәге Мәдәният совхозында туа. Әтисе Гани (Миңлегани) Бәхтегани улы (2026 елда вафатЛейла Аралбаева. У народного артиста Башкирии Айдара Галимова скончался отец. Башинформ, 8.06.2026), әнисе Бибинур Галим кызы (2025 елда вафат)Инсаф Хужабирганов. Башҡортостандың халыҡ артисы Айҙар Ғәлимовтың әсәһе мәрхүм булған. Башинформ, 4.04.2025. Бер елдан гаилә Башкортстандагы Миякә районындагы Зур Кәркәле авылына кайта. Монда булачак җырчының балачагы һәм яшьлеге үтә. Уфа автотранспорт техникумын тәмамлагач (1986) Айдар Галимов СССРның хәрби көчләрендә, Каунас һава-десант гаскәрләре дивизиясендә хезмәт итә. Демобилизациядән соң ул Башкорт дәүләт университетының юридик факультетына укырга керә һәм 1993 елда аны тәмамлый.
Иҗат юлы
Айдар Галимовның иҗат юлы 1989 елда Башкортстан АССРының 70-еллыгына багышланган радиоконкурста отуынан башлана. 1990 елда Туймазы шәһәрендә ул «Татар җыры» дипломаты була, 1990—1993 елларда ул — ДК «Авангард»ның «Азамат» ВИА вокалисты. 1993 елда аның җитәкчелеге астында «Айдар» эстрада студиясе барлыкка килә һәм соңыннан «Айдар» театр-студиясе дип атала башлый. Профессиональ сәхнәдә дебюты популяр һәм актуаль «Моңнар кайтсын авылга» (Р.Чурагулов, Р.Хакимов) җыры белән башлана.
Айдар Галимовның гастроль эшчәнлеге 1993 елда башлана. Ул гастроль концертлары Казанда, Уфада, Татарстан һәм Башкортстанның башка шәһәрләрендә һәм Россия Федерациясенең күпчелек төбәкләрен йөреп чыга. Беренче чит ил гастрольләре Үзбәкстанда уза (1995, 1996). Җырчы шулай ук Финляндия (1997, 2003), Латвия (2003), Эстония (2003), АКШ (1998, 2001), Төркия (2005) һәм Казакстанда (2008) гастроль чыгышлары ясый. Аның гастроль турлары ел саен Көнбатыш Себер, Урал, Идел буе, Мәскәү һәм Санкт-Петербургда уза. Шул ук елларда (1996—2001) ул Казан дәүләт педагогика университеты музыка факультетының вокал бүлегендә икенче югары белемен ала.
Бүләкләре
Татар һәм башкорт милли мәдәният өлкәсендә күрсәткән хезмәтләре өчен Айдар Галимовка Башкортстанның атказанган артисты (1995) һәм Татарстанның атказанган артисты (1996) исемнәре бирелә. 2008 елның 23 маенда Татарстан республикасы президенты Минтимер Шәймиев Айдар Галимовка Татарстанның халык артисты югары исеме белән бүләкләү турындагы указга кул куя, ә 2011 елда җырчы Башкортстанның халык артисты дигән мактаулы исемгә лаек була. 2017 елның 17 февралендә Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов җырчыны, 50 яшьлек юбилее уңаеннан, Халыклар дуслыгы ордены (ru) белән бүләкләде«Ирек мәйданы», 2017 ел, 22 февраль. 2022 ― Салават Юлаев ордены ― сәнгатьтә күпьеллык нәтиҗәле эшчәнлеге һәм Башкортстанның милли мәдәниятен үстерүгә зур өлеш кертүе өчен Азат Гиззатуллин. Айдар Галимов на свой 55-летний юбилей получил орден Салавата Юлаева из рук Главы Башкирии. ИА «Башинформ», 23.02.2022. БР Тәтешле районы хакимияте Әнгам Атнабаев премиясе белән бүләкли. 2025 ― Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәреИнсаф Хужабирганов. Владимир Путин наградил артиста из Башкирии Айдара Галимова высоким званием. Башинформ, 14.11.2025 Дискографиясе
Айдар Галимов репертуарында татар, башкорт, рус, инглиз, үзбәк, төрек телләрендә башкарылган 400дән артык җыр бар. Аларның унлаганнары татар һәм башкорт эстрада музыкасының алтын фондына кергәннәр.
Айдар Галимовның хәзергә 12 җыентыгы язылган:
Туу көнең белән! Абага чәчәге Айдар 2000 Сезнең белән 10 ел бергә Бәхет бит ул... Яшәргә икән – яшәргә! Дәрвиш юлы Син – минем җанымның яртысы Еллар. Илләр. Җырлар15 еллык иҗат юбилеена багышланган Лучшие песни 1990-1995 Син булганда Вакытларны булмый туктатып... (1998)
Искәрмәләр
Сылтамалар
Шулай ук карагыз
Төркем:Татар җырчылары Төркем:Татарстанның атказанган артистлары Төркем:Татарстанның халык артистлары Төркем:Казакъстанда туганнар Төркем:Башкортстанның халык артистлары Төркем:«Алтын Барс» премиясе лауреатлары Төркем:БР Халыклар дуслыгы ордены кавалерлары Төркем:Салават Юлаев ордены кавалерлары Төркем:Әнгам Атнабаев премиясе лауреатлары Төркем:Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәрләре