Домен () — биологиядә таксоннарның иң зуры. Домен патшалыктан (өспатшалыктан) биегрәк тора.

Тарих 1990 елда Карл Везе белән кертелгән. Везе организмнарны 3 доменга бүлгән: архейлар (); бактерияләр (); эукариотлар ().

Бу классификациянең яңалыгы прокариотлар () доменының архейларга һәм бактерияләргә аеруында. Әмма прокариотлар һәм эукариотлар хәзер дә ике империя булып саклана.

Соңрак вируслар () доменын куша алалар. Хәзерге вакытта вирусларның рангы билгесез.

Кайвакыт археяләрне, бактерияләрне, эукариотларны һәм вирусларны Биота () супердоменына (өсдоменына) берләштерәләр.

Башка классификацияләр Башка классификацияләрдә Тереклек 5 патшалыкка бүленә (алардан биегрәк ранг юк): прокариотлар, протистлар (), гөмбәләр (), үсемлекләр (), хайваннар () (соңгы дүртләре эукариотларга тигез).

Искәрмәләр

Чыганаклар Рус Википедиясе

Сылтамалар

Моны да карагыз

Төркем:Биологик таксоннар Төркем:Доменнар (биология)