Apertium — автоматик тәрҗемә платформасы. Ирекле софтвейр булып тора һәм GNU General Public License шартлары белән нәшер ителә.

Тарихы

Apertium өстендә эш Испания һәм Каталония хөкүмәтләре тарафыннан финансланган OpenTrad проекты кысаларында башлана. Иң әүвәл тугандаш, ягъни бер-берсенә бик тә охшаган телләр арасында тәрҗемә итү өчен төзелгән булса да, хәзерге вакытта Apertium алай ук якын тормаган телләр арсында да тәрҗемә итә ала.

Apertium платформасы нигезендә яңа бер автоматик тәрҗемә системасын төзү өчен сүзләр исемлегеннән һәм грамматик кагыйдәләрдән торучы машина сүзлекләре таләп ителә. Алар гадәттә XML форматында языла.

Программа астур, баск, бретон, болгар, каталан, дания, инглиз, эсперанто, француз, галис, исланд, итальян, македон, норвег, окситан, португал, румын, испан, швед һәм Велс телләре белән эшли ала. Башка берничә тел өстендә дә эшләнелә, әмма алар өчен төзелгән тәрҗемәчеләр әлегә “стабиль” дип нәшер ителмәгән.

2009-2012 елларда Google Summer of Code, 2010-2011 елда Google Code-in катнашучысы.

Телләр Әлеге таблицада Apertium “таныган” тел парлары күрсәтелгән (уклар тәрҗемә юнәлешен күрсәтәләр).

Астур Баск Бретон Болгар Каталан Дания Инглиз Эсперанто Француз Галис Исланд Итальян Македон Норвег (Bokmål) Норвег (Nynorsk) Окситан Португал Румын Испан Швед Велс Астур теле — (⇄) Баск теле — (→) Бретон теле — (→) Болгар теле — (⇄) Каталан теле — (⇄) (→) (⇄) (←) (⇄) (⇄) (⇄) Дания теле — (←) Инглиз теле (⇄) — (⇄) (⇄) (←) (←) (⇄) (←) Эсперанто (←) (⇄) — (←) (←) Франзуц теле (←) (⇄) (→) — (⇄) Галис теле (⇄) — (⇄) (⇄) Исланд теле (→) — Итальян теле (→) — Македон теле (⇄) (→) — Норвег теле (Bokmål) — (⇄) Норвег теле (Nynorsk) (⇄) — Окситан теле (⇄) — (⇄) Португал теле (⇄) (⇄) — (⇄) Румын теле — (←) Испан теле (⇄) (←) (⇄) (⇄) (→) (⇄) (⇄) (⇄) (←) — Швед теле (→) — Велс теле (→) —

Шулай ук кара Автоматик тәрҗемә

Чыганаклар

Corbí-Bellot, M. et al. (2005) "An open-source shallow-transfer machine translation engine for the romance languages of Spain" in Proceedings of the European Association for Machine Translation, 10th Annual Conference, Budapest 2005, pp. 79–86 Armentano-Oller, C. et al. (2006) "Open-source Portuguese-Spanish machine translation" in Lecture Notes in Computer Science 3960 [Computational Processing of the Portuguese Language, Proceedings of the 7th International Workshop on Computational Processing of Written and Spoken Portuguese, PROPOR 2006], p 50-59.

Тышкы сылтмалар Apertium проектының беренче бите Apertium проектының вики-сәхифәсе Проектта катнашырга теләүчеләр өчен кыскача кулланма (рус телендә) OpenTrad проекты

Төркем:Алфавит буенча программа тәэмин итү