Төрекмәнстан () – Урта Азиядә урнашкан дәүләт. Көньякта Әфганстан һәм Иран белән, төньякта Казакъстан һәм Үзбәкстан белән чиктәш. Көнбатыштан Каспий диңгезе белән юыла. Дөнья океанына чыгу юлы юк. Тарих Б.э.к. II меңьеллыкта бүгенге Төрекмәнстан территориясендә Маргиан цивилизациясе булган. Б.э.к. VI–IV гасырларда бу җирләр иранлы Ахеменидлар дәүләтендә, соңрак Александр Македонский кулында булган. Б.э.к. III гасыр – Парфия патшалыгы эчендә (башкаласы – Ниса), соңрак Сасанидлар дәүләте составында. V-VIII гасырларда эфталитлар, төркиләр, гарәпләр һөҗүменә дучар була. 776–783 елларда җирле халык Хашим ибне Хәким (Муканна) җитәкчелегендәге гарәпләргә каршы баш күтәрүдә катнаша. IX-X гасырларда Таһирилар, Саманилар дәүләтендә. XI гасырда Төрекмәнстан территориясы угызлар тарафыннан яулап алына. Соңрак, угызларның җирле иранлылар белән кушылуы нәтиҗәсендә, хәзерге төрекмән этносы барлыкка килә. XI-XIII гасырларда башкаласы Мерв шәһәре булган беренче төрекмән Сәлҗүкләр дәүләте барлыкка килә. XIII гасыр башында монголлар тарафыннан яулап алына һәм Илханнар дәүләтенә, соңрак Тимурилар дәүләте составына керә. XVI-XVII гасырлар – Хивә ханлыгы һәм Бохара ханлыгына керә. 1869–1885 еллар – Pəcəй империясе тарафыннан яулап алына (Каспий арты өлкәсе). 1917 ел, ноябрь – декабрь – совет хөкүмәте урнаштырыла. 1924 ел, 27 октябрь –Урта Азиядә милли-территориаль бүленеш процессы буенча Төрекмәнстан Совет Социалистик Җөмһүрияте төзелә. 1948 ел, октябрь – Ашхабадда көчле җир тетрәве нәтибәсендә 60-100 мең кешенең гомере өзелә. 1990 ел – Җөмһүрият Президенты урыны барлыкка килә. Ул урынны аңа кадәр җөмһүрият белән идарә иткән Сапарморат Ниязов ала. 1991 ел, октябрь – Җөмһүриятнең Югары бәйсезлек игълан итә, ТССҖның атамасы Төрекмәнстанга үзгәртелә. thumb|left|240px|Төрекмән егете дөясе белән бергә, XX гасыр башы, Прокудин-Горский фотосурәте 2007 ел, 11 февраль – Президент урынына Горбангулы Бәрдемөхәммәдов сайлана.
Географик мәгълүмат thumb|right|270px|Төрекмәнстанның иярченнән төшерелгән фотосы Территориясының 80% артыгын Караком чүле алып тора. Төрекмәнстанның Каспийда яр сызыгы озынлыгы 1 768 км.
Административ бүленеш Ашхабад шәһәре Ахал вилаяте. Башкаласы – Әнәү (Аннау) (картада – 1) Балкан вилаяте. Башкаласы – Балканабад (Нәбит-Даг) (2) Ташугыз вилаяте. Башкаласы – Ташугыз (Ташауз) (3) Ләбап вилаяте. Башкаласы – Төрекмәнабад (4) Мары вилаяте. Башкаласы – Мары (5) thumb|250px|right|Төрекмәнстан өлкәләре
Икътисад СССР чорында Төрекмәнстан чимал (нигездә мамык һәм энергия ташучылар) чыганагы булып тора. Хәзерге вакытта нефть һәм газ чыгару ТМПның 70% тәшкил итә.
Рәсми чыганаклар буенча Төрекмәнстанның ТМП үсеше түбәндәгечә: 1999 – 16%, 2000 – 18%, 2001, 2002 – 20%, 2003 – 17%, 2004 – 21%.
Халык Җөмһүрияттә халык санының тиз артуы күзәтелә. 1979 елдагы халык санын алу буенча республикада 2 759 мең, 1989 елда – 3 534 мең, 1995 ел исәбе буенча – 4 481 мең кеше яшәгән. 1995 елдан соң да үсеш дәвам итә: 2000 елда – 5 200 мең, 2001 ел башында – 5369,4 мең; 2001 ел, 1 май – 5410 мең; 2001 ел, 1 август – 5478,9 мең кеше.
Халыкның якынча 90% – төрекмәннәр, 4% – үзбәкләр, 3% – руслар. Шулай ук азәриләр, казакълар, татарлар һ.б. халыклар да яши.
Гаскәр Гаскәр саны якынча 100 000 сугышчы һәм әфисәр.
Мәдәният
Искәрмәләр
Сылтамалар
Моны да карагыз Төрекмәнстан Халык Мәсләхәте
Төркем:Төрекмәнстан Төркем:Төрки телле дәүләтләр Төркем:Җөмһүриятләр