Юкамен районы (, ) — Удмуртиянең төньяк-көнбатышында урнашкан муниципаль район. Бу җирләрдә күбрәк арлар, бесермәннәр яши.
Административ үзәге — Юкаменское авылы.
География
Чиктәшлек Як Район яки регионТөньяк-көнчыгыш Кез районыТөньяк Яр районыКөнбатыш Киров өлкәсе (Фалёнки районы, Уни районы)Көньяк Красногорское районыКөньяк-көнчыгышКөнчыгыш Глазов районы
Район Красногорское калкулыгында урнашкан; район территориясендә Лекма, Лема, Убыть, һ. б. елгалар ага.
Тарих
Район 1929 елның 15 июлендә элекке Глазов өязенең Юкамен, Ежево һәм Курья волостьларның 17 авыл советлардан барлыкка килгән. 1931 елда, Святогорское районы бетерелә һәм район составына кертелә. 1935 елда район кабаттан Святогорское һәм Юкамен районнарга бүленгән. 1963-1967 елларда Глазов авыл районы составына кергән. 1967 елда район яңадан торгызылган.
Халык 1970 1979 1989 2002 2010 16 874 14 312 13 172 11 947 10 206
Милли состав: арлар — 48,2 %, руслар — 16,1 %, татарлар — 19,5 % (2002 җанисәбе буенча). Юкамен районы — Удмуртиядәге иң «татар» районы дип санала.
Татарлар күпләп Починки, Засеково, Палагай авылларында торалар.Удмуртия төбәкләрендә Тукайны искә алдылар
Административ бүленеше Авыл җирлеге Административ үзәге Торак пунктларныңсаны Халык саны,кеше(2007 ел) Мәйдан,га Верх-Уни авыл җирлеге Верх-Уни 5 681 6938 Засеково авыл җирлеге Засеково 14 1096 13647 Ертем авыл җирлеге Ертем 9 515 10940 Ежево авыл җирлеге Ежево 14 1564 15315 Пышкет авыл җирлеге Пышкет 8 1113 15378 Палагай авыл җирлеге Палагай 3 574 5443 Шамардан авыл җирлеге Шамардан 7 733 11081 Юкаменское авыл җирлеге Юкаменское 12 5411 23230
Социаль инфраструктура 17 мәктәп, 12 балалар бакчасы, 1 балалар иҗат үзәге, 1 музыкаль мәктәп; 3 хастаханә, 22 фельдшер-акушерлык пункты. Шулай ук 19 мәдәният йорты, 17 китапханә һәм ике музей эшли.
Икътисад Авыл хуҗалыгы "Юкаменский льнозавод" предприятиесе
Искәрмәләр