Красногорское районы (, ) — Удмуртиянең төньяк-көнбатышында урнашкан муниципаль округ. Административ үзәге ― Красногорское авылы.

География

Чиктәшлек ЯкРайон яки регионТөньяк Юкамен районыГлазов районыКөнбатыш Киров өлкәсеКөньяк Селты районыКөньяк-көнчыгыш Игра районыТөньяк-көнчыгыш Балезино районы

Районның төньягы Красногорское калкулыгында, ә көньягы — Көлмез түбәнлектә урнашкан; район җире аша Уть, Убыть, Пестерь, Лекма, Саля, Көлмез, һ. б. елгалар ага.

Тарих Район 1929 елның 15 июльдә элекке Глазов өязнең Святогорское һәм Курья волостьларның 13 авыл советыннан төзелә, ләкин 1932 елда район юкка чыгара, ә аның территориясе Глазов һәм Юкамен районнар арасында бүленә. 1935 елның 8 гыйнварында яңадан барлыкка килә; шул ук елның 8 мартта исемен Барышниково районына алыштыра. 1938 елда исемен Красногорское районына алыштыра.

1962 елда, чираттагы административ реформасы нәтиҗәсендә, Красногорское районы яңадан юкка чыга, ә аның территория өч (Балезино авыл районы, Глазов авыл районы, Игра сәнәгать районы) район араыснда бүленә. 1965 елда торгызыла.

Халык 1970 1979 1989 2002 2010 17 372 15 495 14 202 11 947 10 346

Милли состав: арлар — 38 %, руслар — 59,3 %, татарлар — 1,5 % (2002 җанисәбе буенча).

Административ бүленеше Авыл җирлеге Административ үзәге Торак пунктларның саны Халык саны,кеше(2007 ел) Мәйдан, га Агриколь авыл җирлеге Агриколь 17 1562 44854 Архангельское авыл җирлеге Архангельское 5 620 16406 Валамаз авыл җирлеге Валамаз 1 1012 13971 Васильевское авыл җирлеге Васильевское 18 841 21089 Дёбы авыл җирлеге Дёбы 8 741 10728 Кокман авыл җирлеге Кокман 1 428 25573 Красногорское авыл җирлеге Красногорское 5 4536 5969 Курья авыл җирлеге Курья 5 715 11672 Прохоровское авыл җирлеге Бараны 7 610 25315 Селег авыл җирлеге Олы Селег 4 441 10428

Социаль инфраструктура Мәгариф системасы үз эченә 11 мәктәп һәм 12 балалар бакчасын ала. Медицина ярдәмен өч хастаханә һәм 14 фельдшер-акушерлык пункты күрсәтә. Шулай ук районда 16 мәдәния йорты һәм 15 китапханә эшли.

Икътисад Икътисад нигезе — авыл хуҗалыгы.

Фотогалерея

Искәрмәләр

Төркем:Удмуртия районнары