Кыңгыр-Мәнәвез – Бишбүләк районында татар авылы, авыл советы үзәге. Кыңгыр елгасы буенда утыра. Бишбүләктән 10 км, Приют станцасыннан 50 км еракта. 2010 ел җанисәбен алу буенча биредә 1323 кешенең яшәве мәгълүм.

Авылга 18 гасыр урталарында татарлар килеп нигез салган. Беренче исеме – Корган. Хәзерге исеме ике елга исеменнән килеп чыккан. Бу урында Кеңгер суы Мәнәвезгә коя.

Авыл Стәрлетамак белән Туймазыны тоташтырган автомобиль юлы өстендә урнашкан. Демография

Мәгариф Кыңгыр-Мәнәвез мәктәбендә 181 укучы белем ала (2011 ел, май). Уку-укыту татар телендә алып барыла. Күренекле шәхесләр

туу Исем уку йорты һөнәр төре эш урыны үлем датасы үлем урыны 1913-04-12 Фәритов Хәбир Салауат улы Башкорт дәүләт университеты педагог 1997-07-05 Уфа 1952-03-12 Марс Сафиуллин сәнгатькәрбиючеукытучы Фәйзи Гаскәров ансамблеУфа дәүләт «Нур» татар театрыБашкорт дәүләт филармониясе 2019-09-16 Уфа 1954-09-06 Әнвәр Сөләйманов Башкорт дәүләт университеты журналистязучы

Авылның горурлыгы - Кыңгыр-Мәнәвездә туып, шунда яшәүче журналист, язучы Әнвәр Сөләйманов. Икътисад Авылның икътисадын ААҖ “Җиргән-МТС” ия булган су тегермәне, Бишбүләк районара катнаштырылган азы комбинаты тәшкил итәләр. Искәрмәләр