Эльвира Ринат кызы Аеткулова (, 19 август 1973 ел, ССРБ, РСФСР, Башкортстан АССР, Учалы районы, Яңа Байрамгул) — галим-филолог, журналист, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, югары мәктәп укытучысы. Башкортстан Республикасының V һәм VI чакырылыш Дәүләт Җыелышы — Корылтай депутаты. Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы — Корылтае рәисе урынбасары . Бөтендөнья башкортлар корылтае (конгрессы) — җәмәгать оешмаларының халыкара берлеге Президиумы рәисе (2019 елдан). Филология фәннәре кандидаты.
Биографиясе Эльвира Ринат кызы Аеткулова 1973 елның 19 августында Башкортстан АССРның Учалы районы Яңа Байрамгул авылында туган.
1998 елда Башкорт дәүләт университетының башкорт филологиясе һәм журналистика факультетын тәмамлаган.
1997—2004 елларда «Даирә» иҗат берләшмәсенең хәбәрчесе, комментаторы, җитәкчесе. «Башкортстан» ДТРК һәм «Бөтенрусия дәүләт телевидение һәм радиотапшырулар компаниясе» федераль дәүләт унитар предприятиесе филиалының «ВГТРК Корпункты» сәяси күзәтүчесе.
2004—2010 елларда — «Юлдаш» республика мәгълүмат-музыка радиоканалының баш мөхәррире.
2010-2013 елларда — Башкортстан Республикасының «Башкортстан» телестудиясенең баш мөхәррире.
БДУның рус теле һәм чагыштырма филология кафедрасы ассистенты булып эшли.
Җәмәгать эшчәнлеге
2013 елда Эльвира Аеткулова Башкортстан Республикасының V чакырылыш Дәүләт Җыелышы — Корылтай депутаты итеп сайлана, Мәгариф, мәдәният, спорт һәм яшьләр сәясәте комитеты әгъзасы була. «Бердәм Россия» Бөтенрусия сәяси партиясенең Корылтайдагы фракциясе әгъзасы.
Гомумрусия «Россия өчен» Халык фронты җәмәгать хәрәкәтенең Үзәк штабы әгъзасы, Башкортстан Республикасы төбәк штабы рәистәше.
«Кече ватан мәдәнияте» проекты координаторыКультура малой Родины, Д. А. Медведевның җәмәгать кабул итү бүлмәсе җитәкчесе.
2019 елның 28 июнендә Бөтендөнья башкортлары корылтае (конгрессы) — җәмәгать оешмаларының халыкара берлеге Президиумы рәисе итеп сайланаПредседателем исполкома Всемирного курултая башкир стала Эльвира Аиткулова. ИА «Башинформ», 2019, 28 июня.
Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре Башкортстан Республикасының Мактау грамотасы Башкортстан Дәүләт Җыелышы — Корылтайның Почёт грамотасы, күкрәк билгесе 2024 ― Салават Юлаев орденыИнсаф Хужабирганов. Глава Башкирии вручил госнаграды делегатам VI Всемирного курултая башкир. Башинформ, 13.12.2024 2025 ― (Россия Федерациясе)Инсаф Хужабиргәнов. Дәүләт Думаһы депутаты Эльвира Айытҡолова Дуҫлыҡ орденына лайыҡ булды. Башинформ, 15.05.2025
Гаиләсе Тормыш иптәше белән ике кыз тәрбиялиләр. Искәрмәләр
Сылтамалар Аиткулова Эльвира Ринатовна Депутат Эльвира Ринатовна Аиткулова Журнал Башкортостан кызы Учитель, жуналист, депутат
Төркем:БДУ укытучылары Төркем:Башкорт дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:Учалы районында туганнар Төркем:Башкортстан журналистлары Төркем:Бердәм Россия фиркасе әгъзалары Төркем:Салават Юлаев ордены кавалерлары Төркем:Дуслык ордены (Россия) кавалерлары