Ихтыярый эшчәнлек яки волонтерлык — гадәттә яхшылыкны алга сөрергә һәм кешеләрнең тормыш сыйфатын үстерүгә юнәлтелгән альтруистик эшчәнлек булса да, кешеләр үз сәләтләрен үстерү, яңа кешеләр белән очрашу, дуслар табу, эшкә урнашу өчен кирәкле булган танышулар ясау, кызыгу һәм күп башка эгоистик дип саналган сәбәпләр аркылы керешә алган, күбесенчә түләүсез эшчәнлек төре. Волонтерлык - шәхси отуыңны уйламыйчә һәм каршылыкка акча көтмичә ышанган эшчәнлеккә тормышыңны (яки аның бер өлешен) багышлау адымы.

Ихтыярый эшчәнлек төрләре бик күп һәм аларда катнашкан кешеләр боҗралары бик киң. Күп волонтерлар эшли торган өлкәләрдә махсус укулар уза - мәсъәлән, медицина, мәгариф, яки коткару. Башка иреклеләр кирәк булганда катнаша - мәсъәлән табигый афәткә каршы җавап яки яр буен чистарту эшчәнлегендә.

Ихтыярый хәрби көчләр - мәҗбүри чакыру юлы белән аермалы буларак, гаскәрләре хезмәткә үз теләге белен кергән армия. Шундый волонтерлар "бушлай" эшләми һәм регуляр эш хакы ала.

Шулай ук карагыз Ихтыярый эшчәнлек өчен бүләкләр исемлеге Бүләк итү икътисады Ихтыярый янгын сүндерүчеләр Ихтыярый хәрби көчләр

Искәрмәләр

Сылтамалар

Volunteerism and legislation: a Guidance Note Inter-Parliamentary Union, United Nations Volunteers, International Federation of Red Cross and Red Crescent Societies, 2004 Volunteer abroad

Төркем:Ватандашлар җәмгыяте Төркем:Җәмгыяви җитәкчелек Төркем:Бушлай эш көче Төркем:Бирү Төркем:Хәйрият Төркем:Җәмгыяви этика Төркем:Җәмгыяви фәлсәфә