Поляк теле яки ләх теле () — һинд-аурупа телләренең көнбатыш славян төркеменең Лехит төркемчәсенә караган поляклар теле. Чех һәм словак телләренә якын.
Поляк теле якынча 40 миллион кешегә туган тел булып тора (1986)Polish . Тагын якынча 10 миллион кеше телне чит тел буларак белә.
Таралыш Поляк теле — Польшаның дәүләт теле. Польшада якынча 38 млн кеше яши, аларның 97,8 %-ы өйдә поляк телендә аралашуын әйтәләр. 2004 елдан илдә поляк теленнән чит тел буларак имтиханны 3 дәрәҗәдә тапшырып була: башлангыч (B1), урта (B2) һәм алга киткән (C2). Итиханнарны «Поляк телен чит тел буларак белүне раслый торган Дәүләт комиссиясе» үткәрәPolski system edukacji .
Польшадан тыш поляк телендә сөйләшүчеләр дә күп. Аның белән чиктәш илләрдә милли азчылыклар бар: Украина, Белорусия, Литва, Словакия һәм Чехия. Поляк телле эмигрантлары күпләп Алмания, Франция, Бөекбритания, АКШ, Канада, Бразилия, Аргентина, Австралия, Исраилдә яши.
Диалектлар Поляк теле диалектлары: Бөек поляк диалекты (Зур Польша, Крайна һәм Боров Тухольский) Кече поляк диалекты, (Кече Польша, Карпат асты, Свентокшиск һәм Люблино) Мазовецк диалекты (Польшаның көнчыгыш һәм үзәк өлеше) Силез диалекты (Югары Силезия)
Әлифба Поляк теле латин язуына нигезләнә.
Поляк теленең әлифбасы 32 хәрефтән гыйбарәт: A, Ą, B, C, Ć, D, E, Ę, F, G, H, I, J, K, L, Ł, M, N, Ń, O, Ó, P, R, S, Ś, T, U, W, Y, Z, Ź, Ż.
ХәрефИсемХәрефИсемХәрефИсем A a a а J j jot йот S s es эс Ą ą ą он (ѫ) K k ka ка Ś ś eś эшь B b be бэ L l el эль T t te тэ C c ce цэ Ł ł eł эл/эу U u u у Ć ć cie че M m em эм (V v) ve вэ D d de дэ N n en эн W w wu ву E e e э Ń ń eń энь (X x) iks экс Ę ę ę эн (ѧ) O o o о Y y igrek игрэ́к F f ef эф Ó ó o kreskowane о крэскова́нэ Z z zet зэт G g gie ге P p pe пэ Ź ź ziet жет H h ha ха (Q q) ku ку Ż ż żet жэт I i i и R r er эр
Поляк телендә 8 сузык аваз, 22 тартык аваз һәм 2 ярымсузык аваз (j һәм ł) бар.
Шулай ук карагыз
Польша Славян телләре Чех теле Словак теле
Искәрмәләр
Сылтамалар
Ләһчә (полякча) - татарча сүзлек Полякча-инглизчә сүзлек Полякча-урысча һәм урысча-полякча сүзлек Полякча-урысча сөйләүлек Поляк теленә багышланган портал Поляк теле грамматикасы
Төркем:Поляк теле Төркем:Польша телләре