Умырзая, яки Галантус () — Амариллислылар гаиләсеннән күпьеллык үләннәр төре.
Атамасы Аларның фәнни исеме - галантус, борынгы юнан теленнән тәрҗемәдә "сөтле чәчәк" дигәнне аңлата. Алар амариллислылар гаиләсенә керәләр. Барлыгы, гибридларны санамый, кимендә 18 төр бар. Матур төсле булу сәбәпле, Англиядә чәчәкләр «кар алкалары», ә Германиядә – «кар кыңгыраулары» дип аталган шигъри исемгә ия. Россиядә умырзаяларга бирелгән исем аларның бик иртә, әле кар эреп беткәнче үк, барлыкка килүе белән бәйле.
Татар телендәге атамасы [умыˇ рзайа] ~ башк. (БТДҺ: 204, 254, 361) &умырзыйа, умырҙай&, умырзыйа, !мәрзайа, !мәрзәйә – Урал артында (Г. Теләш), Урал регионында (БТДҺ: 74, 76–77) ғөмөрө зайа дип атала (чәчәге бик тиз коелучан булуыннан дип аңлатыла), к. ш. ук нуг. öмирзайа «утчәчәк». Р.Г. Әхмәтьянов сүзлегенә караганда , гомере зая (чәчәк) дип аңлату – халык этимологиясе. Сүзнең этимоны фар. хумри (> кырг. кумры, кумуру) «җете кызыл чәчәкле үлән» сүзе белән баглы булса кирәк (хумри зиаһ «кыр ут чәчәге», фар. зиаһ «кыр, ялан»).
Таралышы Умырзаялар күбесенчә Үзәк һәм Көньяк Европа территориясендә, Кара диңгез ярында, Каспий диңгезенең көнбатыш ярында һәм Кече Азиядә таралганнар.
Умырзаялар Кызыл китапка кертелгән, чөнки аларга юкка чыгу куркынычлыгы яный. Хәер, алар декоратив үсемлекләр дә дип саналалар. Чәчәк үстерүчеләр аларны бакчаларда үстерәләр. Тасвирлама
Умырзаялар зур төркемнәр белән үсәләр. Башта чәчәкләр кояшка тартылалар, әмма вакытлар узу белән бутоннар баш ияләр. Форма буенча алар кыңгырауларны хәтерләтәләр. Умырзая чәчәге бер тамчы карга охшаган. Чәчәкнең куе яшел яки яшькелт төстәге ике яфрагы бар. Үсемлекнең озынлыгы 10-20 см була ала. Чәчәге алты нәфис таҗдан тора. Аларның өчесе эчке рәттә, ә калганнары аларны әйләндереп ала. Чәчәк ату чоры 2 атна дәвам итә. Чәчәкләр кар эреп беткәннән соң юкка чыга.
Урман умырзаясы элек-электән яз, чисталык, яшьлек һәм сафлык символы булып тора, шулай ук бүгенгесенә дә, киләчәгенә дә сөенергә, уңышсызлыклар турында хатирәләрне үз йөрәгеннән куарга кирәклеге турында сөйли. Шуңа күрә бу назлы, матур чәчәкләрнең бик популяр булуы гаҗәп тә түгел.
Искәрмәләр
Әдәбият
Төркем:Амараллислылар Төркем:Күпъеллык үләннәр