Татар Кынадысы () — Пенза өлкәсенең Күзнәй районына керүче татар авылы. Пенза өлкәсенең иң көнчыгыш ноктасында урнашкан. Ялгаш һәм Дәхтәрни белән «милли» авыл советын тәшкил итә. Тагын 7 км аша Сембер ягында зур Черкели авылы урнашкан. Бу авыллар инкыйлабка кадәр бер җәмгыять тәшкил иткәннәр.
Авылда 2004 елда 759 йортта 2402 кеше яшәгән.
1701 елда мондагы җирләр Пешлә авылының йомышлы татарларына һәм ясаклы мукшыларга бирелгән була. Мукшылар авылның Менәш ягында торганнар, хәзер татарлашканнар.
Күренекле кешеләре
туу Исем уку йорты һөнәр төре эш урыны үлем датасы үлем урыны 1860 Әхмәтҗан Мостафин «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе 1938-11-15 Казан 1903-11-28 Гадел Кутуй сугыш корреспондентышагыйрьжурналистдраматургязучыдраматург 1945-06-15 Згеж 1903-03-04 Зәйнүл Кутуева Казан (Идел буе) федераль университеты Казан дәүләт медицина университеты 1996 Казан 1976-10-28 Җафәс Яфаров 2000-03-06 Goy-Chu
Гадел Кутуй туган авылы Татар Кынадысында аның музей-йорты бар һәм анда укытучы Талия Хәбибуллинаның тырышлыгы белән бик яхшы экспозиция эшләп куелган. Җафәс Яфаров (1976–2000), спецназ офицеры, лейтенант, Россия Федерациясе Каһарманы (2000 елның 7 июле, һәлак булганнан соң).
Искәрмәләр
Чыганаклар Пенза өлкәсе татар авыллары
Төркем:Пенза өлкәсе татар авыллары