Предметның санын, исәбен белдереп, ничә? күпме? никадәр? ничәнче? ничәләп? ничәү? ничәшәр? сорауларының берсенә җавап булган сүз төркеме сан дип атала.

Җөмләдә сан күбрәк исемне ачыклап килә һәм аергыч була:

Сан белән ачыкланган сүз саналмыш исеме белән йөртелә.

Сан күбрәк цифрлар белән язып күрсәтелә: «Без 80-нче мәктпәпнең VI сыйныфында укыйбыз». Сан сүз белән язып та белдерелә ала: «Әнә, безгә таныш җиде юл чаты».

Чыганаклар Д. Г. Тумашева, Ф. Ю. Юсупов, К. З. Зиннәтуллина, Б. М. Мифтахов. Татар теле. Татар урта гомуми белем мәктәбенең 6-нчы сыйныфы өчен дәреслек.

Төркем:Сүз төркемнәре