Баллы гөмбә - төрле ыругларга һәм гаиләләргә караган гөмбәләр төркеме өчен систематикалы булмаган халык атамасы. Нигездә рядовкалылар һәм строфарияләр семьялыкларына караган организмнарны берләштерә. Аларның күбесе тере һәм үле агачларда, төпләрдә үсә. Болын баллы гөмбәсе бөтенләй башка шартларда яши, ләкин аның җимеш гәүдәләре тышкы кыяфәте буенча башка бал гөмбәләре белән охшаш.

Таралу Татарстанда 4 төре бар: көзге (чын) баллы гөмбә (Armillariella mellea), болын баллы гөмбә (Marasmius oreades), җәйге баллы гөмбә (Kuehneromyces mutabilis), күкертсыман сары ялган  баллы гөмбә (Hypholoma fasciculare) киң таралган.

Төрләре

Armillaria ыруы: Көзге баллы гөмбә (Armillaria mellea) Юан аяклы баллы гөмбә (Armillaria gallica) Кибүче баллы гөмбә (Armillaria tabescens) Кара баллы гөмбә (Armillaria ostoyae) Төньяк баллы гөмбәсе (Armillaria borealis) Суганча аяклы баллы гөмбә (Armillaria cepistipes)

Җәйге баллы гөмбә (Kuehneromyces mutabilis) Кышкы баллы гөмбә (Flammulina velutipes) Язгы баллы гөмбә (Collybia dryophila) Нарат баллы гөмбәсе (Tricholomopsis rutilans) Лайлалы баллы гөмбә (Oudemansiella mucida) Йонлач баллы гөмбә (Pholiota) Чикләвек баллы гөмбәсе (Tricholoma) Патша баллы гөмбәсе (Pholiota)

Marasmius ыругының кайбер төрләре:

Болын баллы гөмбәсе (Marasmius oreades) Сарымсаклы баллы гөмбә: Гади сарымсак гөмбәсе (Marasmius scorodonius) Зур сарымсак гөмбәсе (Marasmius alliaceus) Имән сарымсак гөмбәсе (Marasmius prasiosmus)

Кайвакыт Pholiota nameko атамалы гөмбәләр дә “баллы гөмбәләр” исеме астында сатылырга мөмкин.

Төрләр тасвирламасы Көзге яки чын баллы гөмбә агач төпләрендә һәм тамырларында, ауган агачларда зур төркемнәр булып үсә. Эшләпәсенең диаметры 3-10 см, яшь гөмбәнең читләре кабарынкы, эчкә бөгелгән, соңрак, үсүенә карап, ул яссыга әйләнә, кайвакыт уртасында төере була. Тышы көрәнрәк яки коңгырт сары, күп санлы кабырчыклы. Пластинкалары аксыл сары төстә. Сабының өске ягында ак ярылы боҗрасы бар. Йомшагы ак, көпшәк, тәмле гөмбә исе килеп тора. Сентябрь-октябрь айларында өлгерә. Тере агачлар үзагачын бозучы, урман төрләренең куркыныч паразиты булып тора. Гөмбәлек тере үзагачка үтеп керә, агач кайрысы астында тарала, туфрак һәм тамырлар буйлап ул агачтан агачка күчә, урманның бер өлешен корыта.

Болын баллы гөмбәсе болыннарда, көтүлекләрдә, сирәгрәк аланнарда һәм урман буйларында үсә, июньнән сентябрьгә кадәр очрый. Эшләпәсенең диаметры 3-5 см, яшь гөмбәнеке конуссыман, соңрак киңәйгән, уртасында җәенке төере бар, саргылт төстә. Төбе тигез, тыгыз, кимерчәкле. Пластинкалары киң, тонык сары төстә, ак ончыл куныклары бар. Гөмбә өлгергәннән соң череми, кибә.

Җәйге баллы гөмбә агач төпләрендә, тамырыннан корыган кәүсәләрдә, яфраклы агачларның куышларында үсә, июньнән октябрьгә кадәр очрый. Эшләпәсенең диаметры 4-6 см, юка итләч, башта кабарынкы, астан челтәрсыман япма белән капланган, соңыннан яссы-кабарынкы һәм җәелгән, сары көрән төстә, төбе цилиндрсыман, бөгелгән, коңгырт, кабырчыклы боҗралы.

Ялган баллы гөмбә агач төпләрендә, яфраклы һәм ылыслы токымнарның черегән үзагачларында, июнь ахырыннан сентябрьгә кадәр очрый, еш кына төркем-төркем булып үсәләр. Эшләпәсе юка итләч, саргылт, уртасында карарак, кызгылт яки кызгылт сары төсмерләре бар, яшь гөмбәнеке кыңгыраусыман, соңыннан яссы кабарынкы. Пластинкалары яшькелт төстә, төбе белән тоташ. Төбе нәзек, 5 см чамасы озынлыкта, сары төстә, куыш. Йомшагы ачык сары төстә, ачы.

Ялган баллы гөмбәдән тыш барлык төрләре дә ашарга яраклы.

Әдәбият

Сылтамалар

Armillaria бал гөмбәләре Ашарга яраклы баллы гөмбәләр: фотолары белән төрләре.аша .

Искәрмәләр

Төркем:Әлифба буенча гөмбәләр Төркем:Татарстан табигате Төркем:Гөмбәләр