Балезино (, ) — Удмуртиядә урнашкан шәһәр тибындагы бистә, Балезино районының административ үзәге.
Халык саны — 16 121 кеше (2010).
География Балезино Чүпче елгасында, Ижаудан 150 километр төньякка таба һәм Глазовтан 30 километр көньяк-көнчыгыштарак урнаша. Киров — Пермь тимер юлында станция.
Тарих Балезино 1897 елда Транссебер магистрале төзү аркасында нигезләнә. Балезино үз исемен якында урнашкан Балезино авылыннан ала.
Шәһәр тибындагы бистә статусын 1938 елда ала.
1941—1944 елларда Ижау — Балезино тимер юлы төзелә.
Халык 1959http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus59_reg2.php 1970http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus70_reg2.php 1979http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus79_reg2.php 1989http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus89_reg2.php 2002http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus02_reg2.php 2010 11 808 14 507 16 374 18 492 16 804 16 121
Милли состав (2010): арлар — 46,2%, руслар — 38,8%, татарлар — 11,1%.
Икътисад Сәнәгатьнең төп тармаклары — җиңел, азык-төлек, агач эшкәртү, төзү материаллар сәнәгатьләре.
Төп предприятие — Балезино металл кою һәм механика заводы Шәхесләр Энвиль Касыймов (1961―2020), журналист, рәссам. Удмуртиянең атказанган мәдәният хезмәткәре. Искәрмәләр
Тышкы сылтамалар http://balezino.udmurt.ru/ http://balezino.ru http://vpered-balezino.ru
Төркем:Удмуртия шәһәр тибындагы бистәләре Төркем:Балезино районы торак пунктлары Төркем:Удмуртия район үзәкләре