Сасово муниципаль районы () — Рязань өлкәсенең көнчыгышындагы муниципаль район. 1965 елда нигезләнгән. Мәркәзе — Сасово шәһәре (район эченә керми).

Халык Халык саны 18 499 кеше (2010)Таблица 2. Численность населения районов и городских населённых пунктов субъектов Российской Федерации . Милли состав: руслар — 90,8 %, мордва — 3,4 %, татарлар — 1,8 % (2002).

Районда 117 торак пункт, аларның 106сында кешеләр яши. Татарларның зур төркеме Бостан авылында (Демушкино авыл җирлеге) тора. Ике мәчет эшли. Элеккеге татар авылларында (Ишәй Тавы (Алёшино авылының өлеше), Зур Студенец, Тинсупин, Тархан) татарлардан санаулы кешеләр калган.

Идарә-җир төзелеше Район эченә 15 авыл җирлеге керәО наделении муниципального образования — Сасовский район статусом муниципального района : Агломазово — (Агломазово авылы) Алёшино — (Алёшино авылы) Батьки — (Батьки поселогы) Берестянки — (Берестянки авылы) Гавриловское — (Гавриловское авылы) Глядково — (Глядково авылы) Демушкино — (Демушкино авылы) Каргашино — (Каргашино авылы) Кустарёвка — (Кустарёвка поселогы) Кече Суыксу — (Кече Студенец авылы) Түбән Мальцево — (Түбән Мальцево поселогы) Яңа Берёзово — (Яңа Берёзово авылы) Придорожный — (Придорожный поселогы) Сотницыно — (Сотницыно поселогы) Трудолюбовка — (Трудолюбовка авылы)

Районда туган танылган кешеләр Садия Биглова — Татарстан АССР Югары мәхкәмәсе рәисе (1969–1985), Зур Студенец авылыннан. Әмин Тынчеров — Татарстан АССР ХКШ рәисе (1938–1940), Бостан авылыннан.

Транспорт Район аша Мәскәү һәм Куйбышев тимер юлы үтә. 2 өлкәара, 3 шәһәрара һәм 8 шәһәр яны автобус маршруты йөри.

Искәрмәләр

Төркем:Сасово районы Төркем:Рязань өлкәсе районнары