Диксон () — Россиянең Красноярск краенда шәһәр тибындагы бистә, Россиянең иң төньяк порты һәм Россиянең иң төньяк шәһәр тибындагы бистә.

Халык саны — 643 кеше.

География Диксон Котып аръягында, Дудинкадан 658 километр төньяк-көнчыгыштарак, Таймыр ярымутравының төньяк-көнбатыш кырыенда һәм бер үк исемле утрауда урнаша.

Кара диңгезендә диңгез порты. Аэропорт.

Май—августта бистәдә поляр көн, ә ноябрь—февральдә поляр төн була.

Климат

Тарих thumb|left|Диксонның 50 еллыына багышланган почта маркасы Диксон 1915 елда бер үк исемле утравында поляр станциясе буларак нигезләнә.

1942 елда «Адмирал Шеер» исемле алман корабы Диксонга десант төшерү максаты белән бистәгә һөҗүм итә һәм аны тупка тота.http://militera.lib.ru/memo/russian/golovko_ag/08.html Бик тиз уза торган сугыштан соң «Адмирал Шеер» чигенергә мәҗбүр була.

1956 елда шәһәр тибындагы бистә статусын ала.

1957—2007 еллдарда — Таймыр (Долган-Ненец) автономияле округының Диксон районы үзәге.

Халык 1959http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus59_reg2.php 1970http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus70_reg2.php 1979http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus79_reg2.php 1989http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus89_reg2.php 2002http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus02_reg2.php 2010 3 470 3 889 4 045 4 449 1 198 643

Милли состав (2002): руслар — 83,%, украиннар — 7,5%, белоруслар — 2,5%, татарлар — 1,0%.

Икътисад Диңгез порты.

Диксон тирәсендә — алтын, күмер һәм графит чыганаклары.

Топографик карталар S-44-XXI,XXII. Масштаб 1 : 200 000 Искәрмәләр

Төркем:Таймыр Долган-Ненец районы торак пунктлары