Белинский () — Пенза өлкәсендә урнашкан шәһәр, Белинский районының административ үзәге.

Халык саны — 8 567 кеше.

Исемнең килеп чыгышы Шәһәр монда 1816—1829 елларда яшәгән рус язучысы һәм әдәби тәнкыйтьче Виссарион Белинский (1811—1848) хөрмәтенә 1948 елда атала.

География Белинский Олы һәм Кече Чамбар елгалары кушылган урынында, Пензадан 129 километр көнбатыштарак урнаша. Якындагы тимер юл станциясе — Белинская (55 километр ераклыкта).

Тарих Беренче тапкыр 1708 елда Никольское исеме астында телгә алына.

1780 елда Чамбар шәһәренә үзгәртеп корыла һәм өяз үзәге статусы ала.

1928 елдан — Чамбар районы үзәге; 1928—1937 елларда — Урта Идел өлкәсе (1929 елдан — Урта Идел крае) составында, 1937—1939 елларда — Тамбов өлкәсе составында, 1939 елдан — Пенза өлкәсе составында.

1948 елда шәһәргә Белинский исеме кушыла.

Халык 1840Статистические таблицы о состоянии городов Российской империи, 1840 1856 1897 1913http://www.mojgorod.ru/penzenk_obl/belinskij/index.html 1926 1939 1959 1970 1979 1989 2002 2010 2 729 1 200 5 345 ~6 800 5 869 6 006 6 063 6 805 7 810 9 028 8 837 8 567

Милли состав Милләт 2002 2010 руслар 86,5%87,1% мордва 10,3%9,5% татарлар 1,5%1,3%

Икътисад Резисторлар заводы, авыл хуҗалыгы машиналары ремотлау, май ясау, сүс заводлары.

Танылган шәхесләр Муса Акъегетзадә — татар язучысы, мөгаллим.

Искәрмәләр

Төркем:Пенза өлкәсе шәһәрләре Төркем:Пенза өлкәсе район үзәкләре