Ринат Фәйзерахман улы Дасаев – мәшһүр совет футболчысы. Совет футболы тарихында иң яхшы капкачыларның берсе.
Тәрҗемәи хәл 1957 елның 13 июнендә Әстерхан шәһәрендә туа. «Волгарь» (Әстерхан), «Спартак» (Мәскәү), «Севилья» (Испания) командаларында уйный. Ике тапкыр СССР чемпионы (1979, 1987), Олимпия уеннарының бронза (1980), Европа чемпионатының көмеш медальләрен яулый (1988). СССРның иң яхшы капкачысы (1980, 1982, 1983, 1985, 1987, 1988). СССРның иң яхшы футболчысы (1982). Дөньяның иң яхшы капкачысы (1988). 1982, 1986, 1990 елларда үткәрелгән дөнья чемпионатларында катнаша. Лев Яшин исемендәге символик клуб әгъзасы (235 матчта үз капкасына бер туп та керттерми).
СССР икенче лигасында уйнаучы «Волгарь» (Әстерхан) командасыннан туп-туры Мәскәүнен атаклы «Спартак» клубына чакырыла.
Җыелма командасына эләгеп, Олимпия уеннарында, Европа һәм дөнья беренчелекләрендә матур уен күрсәтүе 1980 елларда Дасаевны популярлык ягыннан Пеле, Платини, Зико, Беккенбауэр, Марадона, Блохин кебек футбол йолдызлары белән бер рәткә куя.
Ринатның биографиясен якынча дүрт өлешкә бүлеп карап була: Әстерхан чоры, Мәскәү чоры, Испания чоры һәм янадан Мәскәү чоры. Татар егетенә ин зур танылуны «Спартак»та үткәргән унике елы алып килә. Бу чорда ул ике тапкыр СССР чемпионы була, ил кубогын ота, Европа беренчелегеппәп көмеш медаль алып кайта һәм дөньяның иң көчле капкачысы булып таныла.
Статистика ЕлКомандаМатчлар саныТуплар саны1976 Волгарь (футбол клубы, Әстерхан)261977 Волгарь (футбол клубы, Әстерхан)01977 Спартак (футбол клубы, Мәскәү) 01978 Спартак (футбол клубы, Мәскәү) 231979 Спартак (футбол клубы, Мәскәү) 341980 Спартак (футбол клубы, Мәскәү) 341981 Спартак (футбол клубы, Мәскәү) 341982 Спартак (футбол клубы, Мәскәү) 281983 Спартак (футбол клубы, Мәскәү) 341984 Спартак (футбол клубы, Мәскәү) 341985 Спартак (футбол клубы, Мәскәү) 341986 Спартак (футбол клубы, Мәскәү) 241987 Спартак (футбол клубы, Мәскәү) 291988 Спартак (футбол клубы, Мәскәү) 271988/1989 Севилья 241989/1990 Севилья 351990/1991 Севилья www.national-football-teams.com буенча.
Чыганак Гафиятов А.Х., С майдана Сабантуя – к Олимпийским играм стр.21
Төркем:ССРБ футболчылары Төркем:ССРБ атказанган спорт осталары Төркем:Татар спортчылары Төркем:Бердәм Россия фиркасе әгъзалары