Сыра — салат сосласын (ешрак арпа нигезендә) чүпрә белән әчетеп, колмак өстәп ясалган көчсез алкогольлеЗур Совет Энциклопедиясе. эчемлек.
Этанолның өлеше сыра күләменең якынча 3-6%, ә каты сырада 8–14 %ын алып тора, коры матдәләр (нигездә углеводлар) - 7-10%, углерод диоксиды - 0,48-1,0 %.
Сырадагы матдәләр: +1 литр сырага керүче матдәләр матдәтибыөлешекөнлек кирәкле дозатөп матдәләруглеводлар30-40 гаксымнар3-5 галкоголь35-43 гуглерод диоксиды4-5 гсу840-900 гвитаминнарB1 (Тиамин)0,03-0,04 мг1,0-1,4 мгB2 (Рибофлавин)0,3-0,4 мг1,2-1,6 мгB6 (Пиридоксин)0,4-0,9 мг1,2-1,9 мгH (Биотин)0,005 мг0,0-0,06 мг или 0,15 мгEUR-LEX Richtlinie 90/496/EWG des Rates vom 24. September 1990 über die Nährwertkennzeichnung von LebensmittelnНикотин кислотасы6-9 мг13-18 мгФоли кислотасы0,04-0,8 мг0,4-0,6 или 0,2 мгПантотен кислотасы0,9-1,5 мг6 мгэлементларкалий420-570 мг2000 мгфосфор0,12-0,32 гкүкерт0,1-0,2 гмагний80-100 мг300-400 мгкальций40-100 мг1000-1200 мг или 800 мгКремний0,01-0,04 г
Сыраның якынча мең төре бар. Сыра эчемлекләр арасында популярлыгы буенча дөньяда су белән чәйдән генә калыша.
Сыра һәм кеше сәләмәтлеге Сыра составында берниче төрле агулы матдә, шул исәптән, эндокрин системада үзгәрешләр китереп чыгара торган авыр металл тозлары да бар. Әйтик, сыраны системалы рәвештә эчә торган ирләр организмында җенес гормоны булган тестостерон эшләп чыгаруны «басып китә» торган матдә бүленеп чыга башлый. Сыраны еш эчүче ирләрнең күкрәк бизләре үсә, оча сөяге киңәя, потенциясе кими, димәк, сәламәт балалар тудыру мөмкинлеге дә юкка чыга. Сыра яратучы хатын-кызларда исә яман шеш белән чирләп китү ихтималы арта, әгәр дә ул хатын бала имезсә, балада эпилепсия өянәкләре барлыкка килергә мөмкин. Күп илләрдә үткәрелгән тикшеренүләр сыра эчүчеләр арасында хроник алкоголизмның көчле исерткечләр эчүчеләргә караганда 3-4 тапкырга тизрәк барлыкка килүен күрсәтә. Кеше организмына сыра күп яклап зыян сала. Баш мие күзәнәкләренең үлүе, арка мие функцияләренең бозылуы, миокардиодистрофия, бавыр циррозы, гепатит, панкреатит, гастрит, невропатия, күрү һәм ишетү анализаторларына зыян килү.
2015 елдан Русиядә «махсус сыра» дигән термин кертү тәкъдим ителә. “Сыра кайнатуда кулланыла торган салат (солод), колмак һәм (яки) колмакны эшкәртүдән алынган продуктлардан, сыра чүпрәсеннән файдаланып, су кушып эшләнгән, этил спирты, хуш исләр һәм тәм керткечләр өстәмичә генә җитештерелгән, составында сыра сосласын әчетү процессында барлыкка килгән этил спиртыннан торган алкогольле продукция” бу.Сыра эчемлекләрен лицензияләү турында закон проекты басылып чыкты Моны да карагыз Көзге сыра бәйрәме - чуашларның сыра кайнату милли йоласы үзенчәлекләре турында. Оскар Петцольд Петцольд заводы
Искәрмәләр
Төркем:Сыра Төркем:Алкогольле эчемлекләр Төркем:Эчемлекләр