Рамил Төхфәтуллин, Рамил Чыңгыз улы Төхфәтуллин (1966 елның 2 октябре, СССР, РСФСР, ТАССР, Аксубай районы, Яңа Дума) — Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты, режиссер. Габдулла Тукай премиясе лауреаты (2009), Татарстанның халык (2003), Россия Федерациясенең атказанган (2023) артисты. Бердәм Россия фиркасеннән VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты (2019―2024) Рамил Чыңгыз улы Төхфәтуллин. ТР ДШ рәсми сайты.

Тормыш юлы Рамил Төхфәтуллин 1966 елның 2 октябрендә Аксубай районы Яңа Дума авылында туган. Ике ел Балык Бистәсе районының Күгәрчен авылында (сугыш ветераны булган бабасы Күгәрчен авылында мәктәп директоры булып эшләгән), аннары Уракчы авылында яшәгән. Дүрт яшь чагында әби-бабалары Казанга, Свердлов (2000 еллардан Петербург) урамына күченеп килгән. Казанда 18нче мәктәптә укыган. Мәктәптә укыганда үзешчән түгәрәккә йөргән. Сигезенче сыйныфтан соң театр училищесының рус бүлегенә укырга кергән, татар бүлегендә укый башлагач, бер ел эчендә, татар телен яңадан өйрәнгәнЭнҗе Шәйхетдинова. Рамил Төхвәтуллин: «Әлмәндәр карт образын әле баетасы да баетасы». Ватаным Татарстан, 02.07.2026.

1987 елда Казан театр училищесын тәмамлый һәм Татар академия театрында эшли башлый. Читтән торып Казан дәүләт университетын тәмамлый.

Иҗаты Баштагы чорда төп рольләрдә яшь геройларны уйнаган. Ул иҗат иткән тормышчан образларга күтәренке йомшак романтик рух хас. Җырлы рольләр башкара.

Рольләре Камал театрында Габдулла Тукай — «Без китәбез, сез каласыз», Җаграп — «Гөргөри кияүләре», Рәхимҗан — «Эзләдем сине, бәгърем» (Т.Миңнуллин) Таһир — «Таһир-Зөһрә» (Ф.Бурнаш) Акъ егет — «Ай тотылган төндә» (М.Кәрим) Алчын — «Xуҗа Насретдин» (Н.Исәнбәт) Хәлил — «Галиябану» (М.Фәйзи) Флориндо — «Ике хуҗаның хезмәтчесе» (К.Гольдони) Тибальт — «Ромео һәм Джульетта» (В.Шекспир) Альфред — «Казан егетләре», «Тагын Казан егетләре» (М.Гыйләҗев) Рабачев — «Җимерелгән бәхет» (А.Островский) Норадын — «Идегәй» (Ю.Сафиуллин) Булат — «Зәңгәр шәл» (К.Тинчурин) Ибраһим — «Каениш» (Г.Камал) Карл — «Юлбасарлар» (Ф.Шиллер) Рәшит — «Килә ява, килә ява», «Ява карлар, ява карлар» (З.Хәким) Рокко — «Гаугалы гаилә» (Эд. де Филиппо) һ.б.

Әлмәндәр — «Әлдермештән Әлмәндәр» (Т. Миңнуллин)

Фильмография Кинорежиссер буларак алты фильм төшергән.

2004 — «Зөләйха» (Ramai Studio, режиссер Рамил Төхфәтуллин, Гаяз Исхакый әсәре буенча)Алсу Сәлах. Ыгы-зыгы куптарган татар фильмы. «Җайдак» интернет-басмасы сайты (биш миллион кеше караган) Дилемма

2025 — Шиһабетдин Мәрҗанинең Бохарада һәм Сәмәркандта укыган чоры турында «Мөгаллим» нәфис фильмы Шиһабетдин Мәрҗани турында фильм төшерелә. «Сөембикә», 25.12.2025Ўзбекистонда "Ўқитувчи" бадиий фильмининг суратга олиш ишлари бошланди. sputniknews.uz, 29.12.2025 Телевидение 2011 — ? — ТНВда «Кара каршы» тапшыруы алып баручысы.

Гаилә хәле Хатыны — актриса Илсөя Төхфәтуллина (1967), ТР халык артисты (2016). Балалары: кызлары Индира, юрист; Диләрә, җырчы (лирик колоратур сопрано).

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2009 ― Габдулла Тукай премиясе 2003 ― Татарстанның халык артисты 2023 ― Россия Федерациясенең атказанган артисты ― «илебез мәдәниятен һәм сәнгатен үстерүгә керткән өлеше, күпьеллык нәтиҗәле эшчәнлеге өчен» Камал театры актеры Рамил Төхвәтуллинга Россиянең атказанган артисты исемен бирделәр. Татар-информ, 13.02.2023 Указ Президента Российской Федерации от 11.02.2023 № 81. Официальный интернет-портал правовой информации

Искәрмәләр

Әдәбият Илялова И.И. Галиәсгар Камал театры артистлары. Биографик белешмәлек. Тулыландырылган икенче басма. Татарстан китап нәшрияты, Казан, 2005 ел.

Сылтамалар

Моны да карагыз

Төркем:Татарстанның халык артистлары Төркем:Камал театры актерлары Төркем:Габдулла Тукай ролен башкарган артистлар Төркем:Татар режиссёрлары Төркем:Тукай премиясе лауреатлары Төркем:Казан театр укуханәсен тәмамлаучылар Төркем:Казан университетын тәмамлаучылар Төркем:Бердәм Россия фиркасе әгъзалары Төркем:Россиянең атказанган артистлары