Сөнничелек (гар.: أهل السنة – Әһл әс-сүннә), Ислам юнәлешләре арасында иң киң бер тармакның аталышы. Ислам динендәге өч сәяси юнәлешнең берсе (шигыйлек һәм хариҗилек белән беррәттән). Сөнничелек эчендә дә төрле мәзһәбләр һәм юнәлешләр бар.
Сөнниләр Сөннәне Коръәннең өстәмәсе дип саныйлар. Ул Мөхәммәд һәм башка пәйгамбәрләрнең кылган эшләре турында риваятьләрдән (хәдисләрдән) гыйбарәт. Сөннә VII гасырда туып, тагын ике гасыр дәвамында тулылана. Ул диндәге карашлар үзгәрешен чагылдыра. IX гасырда хәдисләрнең зур өлеше (мөселман феодалларына, шулай ук руханиларына ошап җитмәгән хәдисләр) Сөннәдән алып ташлана.
Сөнни мәзһәбләр дүртәү: Хәнәфи Шәфигый Мәлики Хәнбәли
Искәрмәләр
Чыганаклар Гыйззәтов К.Т., Философия: 2 кит. 2 нче китап: Социаль философия: Югары уку йортлары өчен д-лек.
Сылтамалар
Моны да карагыз
Төркем:Сөнничелек