Вакыйгалар 23 февраль — Русиядә Февраль инкыйлабы башлана. 6 март — Финляндия автономиясен торгызу турында манифест чыкты. 20 март — Вакытлы хөкүмәт «Дини һәм милли чикләүләрне бетерү турындагы» карар кабул итә. 31 март — АКШ Даниядән 25 млн $ өчен Виргин утрауларын сатып ала. 6 апрель — АКШ Беренче дөнья сугышына керә. 16 апрель — В.И. Ленин эмиграциядән Финляндия вокзалына килә. 1 май — Мәскәүнең Әсәдуллаев йортында Бөтенрусия мөселманнарының беренче корылтае башлана. 29 май — Казанда «Безнең тавыш» гәҗите чыга башлый. 1 июль — Россия беренче тапкыр җәйге вакытка күчә. 14 июль — Финляндия автономиясен игълан итү. 20 июль — BMW сәүдә маркасы теркәлә. 21 июль — Александр Керенский Вакытлы хөкүмәтне җитәкли. 22 июль — Эчке Русия һәм Себер төрки-татарларының Милли-мәдәни мөхтәрияте игълан ителә. 14 август — Казан дары заводында һәлакәт. 16 сентябрь — Сөембикә манарасыннан Рәсәй Каракошы алып ташлана. 23 октябрь — Петербурда социал-демократ эшчеләр партиясе утырышында хәрби түнтәрелеш хакында карар кабул ителә. 7 ноябрь — Октябрь инкыйлабы, Вакытлы хөкүмәт хакимияттән бәреп төшерелә. 15 ноябрь — Халык комиссарлары шурасы ирекле үзбилгеләнү хокукын күздә тоткан «Русия халыкларының хокуклары декларациясе»н кабул итә. 22 ноябрь — Уфада Садри Максуди рәислегендә Милләт Мәҗлесе эшли башлый. 29 ноябрь — Уфада Милләт Мәҗлесе Идел-Урал штаты формасында татар һәм башкорт халыкларының милли дәүләтчелеге төзелү турында карар кабул итә.

Туулар Шулай ук карагыз: :Төркем:1917 елда туганнар 4 гыйнвар — Михаил Львов (Рәфкать Габитов), рус телендә иҗат иткән совет чоры шагыйре. 8 гыйнвар — Заһир Исмәгыйлев, композитор. 6 апрель — Якуб Зәнкиев, Себер татар язучысы. 28 май — Александр Казаков, Советлар Берлеге Каһарманы (1944). 29 май — Джон Кеннеди, 35-нче АКШ президенты. 8 июль — Михаил Девятаев, хәрби очучы, Советлар Берлеге Каһарманы. 20 июль — Рәисә Ишморатова, татар драматургы. 14 декабрь — Сәет Шәкүров, драматург.

Вафатлар Шулай ук карагыз: :Төркем:1917 елда вафатлар 2 февраль — Зәйнулла Рәсүлев, мәгърифәтче-ишан. 14 август — Всеволод Лукницкий, Казан дары заводы директоры.

Төркем:1917 ел Төркем:Еллар