Совет Социалистик Республикалар Берлеге (ССРБ), (СССР) — 1922 елдан 1991 елга кадәр, Европа һәм Азия кыйтгаларында, Урта Евразиядә урнашкан дәүләт. 1977 елның Конституциясе буенча — күпмилләтле дәүләт.
1922 елның 30 декабрьдә РСФСР, УССР, БССР һәм КСФСР (ЗСФСР) берләшү аша барлыкка килде.
Икенче бөтендөнья сугышыннан соң ССРБ Әфганстан, Маҗарстан, Иран, Кытай, КХДР (1948 елдан), Монголия, Норвегия, Польша, Румыния, Төркия, Финляндия һәм Чехословакия белән җир буенча, ә АКШ, Швеция һәм Япония белән — диңгез буенча чиктәш иде.
Совет республикалардан торган (1922 — 4, 1989 — 15).
География ССРБ дөньяның иң зур дәүләте иде; көнчыгыштан көнбатышка озынлыгы — ~10 000 км, төньяктан көньякка — ~7200 км.
Иң озын елга — Об (Иртеш белән); иң биек тау — Коммунизм (Исмаил Сомони) пигы (7495 м), хәзерге Таҗикстанда.
Тарих Барлыкка килүе 1922 елның 29 декабрендә РСФСР, УССР, БССР һәм КСФСР делегацияләре ССРБ барлыкка килүе турында килешүне имзалыйлар. Бу документ 30 декабрьдә расланды.
Сугышка кадәрге период 1923 елның көзеннән, бигрәк тә Ленин вафатыннан соң, дәүләт җитәкчелегендә хакимлек итү өчен сәяси көрәш башлана. Бу көрәштән Сталин җиңүче булып чыккан. 1920-елларның уртасында Яңа Икътисади Сәясәткә мөнәсәбәт үзгәрә; 1920-елларның ахырында тизләтелгән коллективизация һәм индустриализация башлана. 1930-елларның ахырына Сталин төркеме тулысынча бөтен партияне үзенә буйсындыра. Илдә үзәккә буйсындырылган тоталитар җәмгыять барлыкка килә.
1939 елның 23 августында Алмания һәм Советлар Берлеге үзара килешү төзиләр; шул килешүнең яшерен өстәмә протоколында Алмания һәм ССРБ Көнбатыш Европада үз йогынты сферасы чикләрен билгелиләр.
1939–1940 елларда ССРБ составына Эстония, Латвия, Литва, Көнбатыш Украина, Көнбатыш Белорусия, Бессарабия һәм Төньяк Буковина керә; Молдавия, Литва, Латвия һәм Эстон ССРлары оештырыла.
1939 елда ССРБ Финляндиягә сугыш башламау турында килешүне төзергә тәкъдим итә, ләкин Финляндия каршы була; совет-фин сугышы башлана. Шул сугыш нәтиҗәсендә ССРБга Финляндия территориясенең 11 % өлеше күчә; сугыш игълан итү сәбәпле ССРБ Милләтләр лигасыннан чыгарыла. 1940 елның 31 мартында Карел-Фин ССРы оеша.
Бөек Ватан сугышы 1941 елның 22 июнендә, сугыш игълан итмичә, һөҗүм итешмәү турындагы килешүен өзеп, алман-фашист гаскәрләре ССРБ территорияснә бәреп керәләр. Иң башта Алмания һәм аның союздашлары зур уңышларга ирешәләр, ләкин Мәскәүне һәм Ленинградны ала алмыйлар һәм сугыш озакка сузылган сугыш характерын ала. Сталинград һәм Курск сугышлары нәтиҗәсендә совет гаскәрләре һөҗүмгә күчәләр һәм 1945 елда Берлинны алалар.
1945 елгы Япониягә каршы сугыш хәрәкәтләре нәтиҗәсендә, ССРБ үзенә Курил утрауларын һәм Көньяк Сахалинны кире кайтара.
Сугыштан соңгы период 1959 елның 15 сентябре — ССРБ җитәкчеләреннән беренче булып Никита Хрущев АКШка килә.
ССРБ таркалуы
Җинаять-башкару системасы һәм махсус хезмәтләр Идарәчеләр исемлеге Владимир Ленин Иосиф Сталин Георгий Маленков Никита Хрущев Леонид Брежнев Юрий Андропов Константин Черненко Михаил Горбачёв
Икътисад
Хәрби көчләр
Территориаль бүленеше Союздаш республикалар 1922 ел: Россия СФСР, Украин ССР, Беларус ССР, Кавказ арты ССР. 1924 ел: Үзбәкстан һәм Төрекмәнстан ССР барлыкка килделәр (башта РСФСРның Төркистан АССР составына керде). 1929 ел: Таҗикстан ССР барлыкка килде (элекке ҮзССРның Таҗикстан АССР). 1936 ел: Казакъ һәм Кыргыз ССР барлыкка киләләр (элекке РСФСР составында Казакъ АССР һәм Кыргыз АССР); Грузин, Әрмән һәм Азәрбайҗан ССР барлыкка киләләр (элекке Кавказ арты СФСР) 1940 ел: Молдавия ССР барлыкка килә (элекке УССР составында МАССР + Румынияның ССРБга тапшырган Бессарбия кисәге); Литва, Латвия һәм Эстон ССР барлыкка киләләр (элекке бәйсез Литва, Латвия һәм Эстония); Карел-Фин ССР барлыкка килә (элекке Карелия АССР + сугышып алган Финляндия территорияләре). 1956 ел: Карел-Фин ССР РСФСР составында Карел АССРга үзгәртеп корыла. 1956–1991 елларда ССРБ 15 совет социалистик республикаларыннан (ССР) торган: Байрак1987 елына Республика Башкала650px 1 50px Азәрбайҗан ССР Бакы 2 50px Әрмән ССР Ереван 3 50px Беларус ССР Минск 4 50px Грузин ССР Тбилиси 5 50px Казакъ ССР Алма-Ата 6 50px Кыргыз ССР Фрунзе 7 50px Латвия ССР Рига 8 50px Литва ССР Вильнюс 9 50px Молдавия ССР Кишинәү 10 50px Россия СФСР Мәскәү 11 50px Таҗикстан ССР Дүшәнбе 12 50px Төрекмәнстан ССР Ашкабад 13 50px Үзбәкстан ССР Ташкәнт 14 50px Украин ССР Киев 15 50px Эстон ССР Таллин
Автономияле совет социалистик республикалары РСФСР составында (1989) Башкорт АССР Бурят АССР Дагстан АССР Кабарда-Балкария АССР Калмык АССР Карел АССР Коми АССР Мари АССР Мордва АССР Төньяк Осетия АССР Татарстан АССР Тыва АССР Удмурт АССР Чечен-Ингуш АССР Чуаш АССР Якут АССР
Грузия ССР составында Абхаз АССР Аҗар АССР
Азәрбайҗан ССР составында Нахчыван АССР
Үзбәкстан ССР составында Каракалпак АССР
ССРБ халкы Милли состав милләт 1926 ел 1939 ел 1959 ел 1970 ел 1979 ел 1989 ел , мең кеше % , мең кеше % , мең кеше % , мең кеше % , мең кеше % , мең кеше % руслар 77 791 12452,91% 99 591 52058,39% 114 113 57954,65% 129 015 14053,37% 137 397 08952,42% 145 155 48950,80% украиннар 31 194 97621,22% 28 111 00716,48% 37 252 93017,84% 40 753 24616,86% 42 347 38716,16% 44 186 00615,46% үзбәкләр 3 904 6222,66% 4 845 1402,84% 6 015 4162,88% 9 195 0933,80% 12 455 9784,75% 16 697 8255,84% беларуслар 4 738 9233,22% 5 275 3933,09% 7 913 4883,79% 9 051 7553,74% 9 462 7153,61% 10 036 2513,51% казакълар 3 968 2892,70% 3 100 9491,82% 36216101,73% 5 298 8182,19% 6 556 4422,50% 8 135 8182,85% әзериләр 1 706 6051,16% 2 275 6781,33% 2 939 7281,41% 4 379 9371,81% 5 477 3302,09% 6 770 4032,37% татарлар 2 916 5361,98% 4 313 4882,53% 4 917 9912,36% 5 783 1112,39% 6 185 1962,36% 6 648 7602,33% әрмәннәр 1 567 5681,07% 2 152 8601,26% 2 786 9121,33% 3 559 1511,47% 4 151 2411,58% 4 623 2321,62% таҗиклар 9786800,67% 12291700,72% 13969390,67% 21358830,88% 28976971,11% 42153721,48% грузиннар 18211841,24% 22496361,32% 26919501,29% 32453001,34% 35705041,36% 39810451,39% молдаваннар 2789030,19% 2604180,15% 22141391,06% 2 697 9941,12% 2 968 2241,13% 3 352 3521,17% литвалылар 414630,03% 326240,02% 23260941,11% 26649441,10% 28509051,09% 30673901,07% төрекмәннәр 7639400,52% 8124040,48% 10015850,48% 15252840,63% 20279130,77% 27289650,96% кыргызлар 7627360,52% 8846150,52% 9686590,46% 14522220,60% 19062710,73% 25289460,89% алманнар 12385490,84% 14272320,84% 16196550,78% 18463170,76% 19362140,74% 20386030,71% чуашлар 11174190,76% 13695740,80% 14697660,70% 16943510,70% 17513660,67% 18423460,64% латышлар 1514100,10% 1144760,07% 13995390,67% 14298440,59% 14390370,55% 14589860,51% башкортлар 7136930,49% 8436480,49% 9890400,47% 12396810,51% 13714520,51% 14491570,51% яһүдләр 25999731,77% 30285381,78% 22663341,09% 21489170,89% 18078760,69% 14490630,51% мордва 13404150,91% 14563300,85% 12851160,62% 12626700,52% 11917650,45% 11539870,40% поляклар 7823340,53% 6300970,37% 13802820,66% 11675230,48% 11509910,44% 11263340,39% эстоннар 75 6720,05% 1435890,08% 9886160,47% 10073560,42% 10198510,39% 10266490,36% башкалар 6 572 9014,47% 6 408 7073,76% 7 267 2823,48% 9 165 5973,79% 10 161 2103,88% 12 069 5324,22% барлыгы 147 027 915100,00% 170 557 093100,00% 208 826 650100,00% 241 720 134100,00% 262 084 654100,00% 285 742 511100,00%
Эре шәһәрләр Моны да карагыз: ССРБ шәһәрләрнең исемлеге (1989)
1991 елда ССРБ шәһәрләрендә 191,7 млн. (66 %) кеше яшәде. Шәһәр ССР Халык саны (1989) Шәһәр ССР Халык саны (1989) 1 Мәскәү Россия СФСР 8 769 117 11 Куйбышев Россия СФСР 1 254 460 2 Ленинград Россия СФСР 4 460 424 12 Ереван Әрмән ССР 1 201 539 3 Киев Украин ССР 2 587 945 13 Днепропетровск Украин ССР 1 177 897 4 Ташкәнт Үзбәкстан ССР 2 072 459 14 Бакы Азәрбайҗан ССР 1 150 055 5 Харьков Украин ССР 1 609 959 15 Омск Россия СФСР 1 148 418 6 Минск Беларус ССР 1 589 436 16 Чиләбе Россия СФСР 1 141 777 7 Горький Россия СФСР 1 438 133 17 Алма-Ата Казакъ ССР 1 127 884 8 Новосибирск Россия СФСР 1 436 516 18 Одесса Украин ССР 1 115 371 9 Свердловск Россия СФСР 1 364 621 19 Донецк Украин ССР 1 109 102 10 Тбилиси Грузия ССР 1 259 692 20 Казан Россия СФСР 1 094 378
Шулай ук карагыз
Искәрмәләр
Төркем:Федератив дәүләтләр