Идел буе Болгары (Болгар, ) – VII – XIII гасырларда яшәгән, Идел һәм Чулман елгалары бассейнында урнашкан дәүләт. Монголлар тарафыннан XIII гасырда буйсындырылган һәм Алтын Урда эченә кергән, соңрак Идел буе Болгары нигезендә Казан ханлыгы барлыкка килгән.
География Идел Болгары заманына күрә зур мәйдан биләгән. 10-11 йөзләрдә төньяк чиге Каманың уң як яры, көнбатышта сул тармаклары белән бергә Зөя елгасы, көнчыгышта Шушма елгасы буйлап үткән, ә көньяк чикләре хәзерге Самар тугаена - Җигүле таулары янында Иделнең зур борылышына кадәр барып җиткән.
Соңрак, Идел Болгары чәчәк аткан чорларда аның чикләре киңәйгән. Мәсәлән, төньяк чикләре Казан елгасына кадәр күтәрелгән.
Шәһәрләр
Болгар дәүләте үзенең шәһәрләре белән дан тоткан. Болгар шәһәрләре моннан 1000 ел артык элегрәк, болгар, маҗар, Византия чыганаклар буенча 8 нче гасырда, рус чыганаклары буенча 10-11 нче гасырларда барлыкка киләләр. Аларның үсү һәм чәчәк ату чоры 12 нче гасырга һәм 13 нче гасыр башларына туры килә. Кече Чирмешән бассейны халык иң тыгыз утырган район булган, аның үзәгендә Бөек шәһәр – Бүләр урнашкан. Хәзер күп шәһәрләрнең исеме билгеле түгел. Бүләр Болгар шәһәре Суар Ашлы Җүкәтау Кашан Тубылгытау Алабуга Борынгы Чаллы
Бу чагыштырмача зур шәһәрләрдән башка, тагын бик күп кечерәк шәһәрләр булган.Дәүләтшин Г.М., Хуҗин Ф.Ш., Измайлов И.Л. "Татарстан тарихыннан хикәяләр. Казан, Мәгариф. 1993
Халык Болгар дәүләте төрки дәүләт булган — күбесенчә төрки халыклар, болгарлар, суварлар, барсиллар, биләрләр, эсегелләр яшәгән. Соңрак ул кабиләләр берләшеп, бердәм болгар халкы барлыкка килә.
Шулай ук дәүләттә фин-угор халыклары – хәзерге чирмеш, удмурт һәм көнчыгыш мордва-мукшыларының бабалары да күп булганнар.
Идел буе Болгары тарихы Болгар әмирлеге барлыкка килү Болгар кабиләләре, Урта Донның уң ярында яшәгән котраклар җитәкчелегендә, 7 нче гасыр ахырында Идел буйларына күчеп утыргач, этник яктан төрки халык мохитенә эләгәләр. Урта Идел буе териториясе Төрки-огур кабиләләре тарафыннан элегрәк, 5-6 нче гасырларда ук үзләштерелгән дип әйтергә нигез бар. Гарәп авторлары мәгълүматларына караганда, алар арасында, болгарлардан тыш , барсил, искил, суар, бәрәнҗәр, этник төркемнәре дә телгә алына. Ягъни Идел Болгары халкы болгарлардан тыш алан-хәзер (бәрәнҗәр), төрки-огур - савирлар (суарлар), Үзәк Азия - искил/эсегел яисә чигил компонентларын да үз эченә алган. Болгарларның Идел-Кама буйларына күчеп утыруларына Бураково, Шиловск, Брусянск һәм Новинковск каберлекләре археологик дәлил булып торалар. Кара диңгезнең төньягында (Малая Пешерина) һәм Болгариядәге (Мадара) табылган истәлекләре дә шуларга охшаш. Баштарак болгарлар Идел буенча Самар борылышыннан алып Кама (Чулман) тамагына кадәр территорияне биләгәннәр. Алар биредәге протобалт яки соңгы чор сармат кабиләләрен (Имәнкискә культурасы вәкилләрен) кысрыклап чыгарганнар яки үз араларында ассимиляцияләгәннәр. Берникадәр көнчыгыштарак, Көнчыгыш Кама арьягында һәм Көнбатыш Урал тау итәгендә угор кабиләләре (Кушнаренко-Кара Якуп культурасы вәкилләре) таралып урнаша. Тикшеренүчеләр Иделнең далалы аръягында һәм Көньяк Уралда венгрларның борынгы бабалары ватаны - легендар "Magna Hungaria" (Бөек Венгрия) урнашкан дип саныйлар. Әкренләп бу кабиләләр болгарлар тирәсендә туплана башлыйлар.
Идел буе Болгары хакимнәре Котраг хан беренче Идел буе Болгары династиясен 8-нче гасырда нигезләгән. Шиһабетдин Мәрҗани китабы буенча Котраг улы Ирхан - икенче Идел буе Болгары хакиме, Ирхан улы исә - Тукый - өченче Идел буе Болгары хакиме булган.
Алмыш
Дәүләт формалашу процессында Алмыш (Алмуш) җитәкчелегендәге болгар этник мәдәни берләшмәсе - кабиләләр берлеге - иң көчлесе булып чыккан. 10 гасырдан башлап угыз-бәҗәнәк, кыпчак кабиләләре һәм шулай ук башка күрше халыкларның аерым төркемнәре даими рәвештә Болгар халкына кушылбуе Болгарыа барган һәм ассимиляцияләнгән. 10 гасыр башында Болгар дәүләте, әмирлек буларак, тәмам оешып бетә. Ләкин беренче вакытта ул Хәзәр каһанлыгына буйсынган була. Идел буе Болгарында рәсми төстә ислам динен кабул итүнең әһәмияте Гарәп-фарсы тарихи-географик чыганаклары 10 нчы гасыр башында ук инде болгарларның төп ике шәһәре - Болгар һәм Суар булуын хәбәр итә икесендә дә агач корылмалар, зур мәчетләр булган, һәр шәһәрдә 10ар мең мөселман яшәгән.
Болгарларның ислам дине белән танышуы риваятьләр буенча, Мөхәммәт пәйгамбәр заманында ук башлана. Ул вакытта берничә сәхабә Болгар җирләренә килеп, Айдар ханның (илтәбәрнең) кызын авырудан терелтә. Шуннан башлап, Айдар хан һәм аның халкы Ислам динен кабул итә.
Чынлыкта исә 10 гасыр башларында Алмыш ханның әтисе Багдад хәлифенә Ислам динен кабул итәр өчен, рәсми илчеләр җибәрүен сорый. Багдад хәлифе аның үтенечен кабул итә, ләкин ул илчеләр килгәндә, илдә Алмыш илтабар җитәкчелек иткән була инде.
922 елда Болгар дәүләтенә Әхмәт ибн Фадлан җитәкчелегендәге илчелек ерак Багдад хәлифәтеннән килеп җитә. 16 май көнне илдә болгарларның корылтае үткәрелә, шул көнне хәлифәтнең хаты укыла, Идел буе Болгар дәүләте Ислам динен кабул итә.
Ислам динен кабул итүнең әһәмияте бик зур була, чөнки: Болгарлар мөселман мәдәнияте белән якынрак таныша, аның бер кисәгенә әйләнә; Болгарлар Хәзәр каһанлыгыннан нык курыкмый башлыйлар - алар хәлифәт яклавы астында булалар.
Идел буе Болгарының чәчәк атуы 12 гасырда Идел Болгары үзе чәчәк ату чорында көнбатышта Ока-Зөя елгалары арасындагы җирләрдән алып көнчыгышта Көньяк Уралга кадәр, көньякта Сыры һәм Самар борылышыннан алып төньяк Кама буйларына кадәр мәйданны биләп торган. Археологик казу эшләре күрсәткәнчә, биредә 180-гә якын борынгы шәһәр урыннары билгеле. Бу вакытта илнең башкаласы Биләр шәһәре булган.
Болгар Идел Болгарында беренче шәһәрләр X йөзнең 20 нче еллары башында күренә башлый. Бу хәл элекке ярымкүчмә тормыштан утраклашып көн итүгә күчү белән бәйле. Беренче болгар шәһәрләренең үсеп чыгуы ислам кабул итү чорына туры килә. Дәүләттә беренче шәһәрләр үсеп чыгу белән бергә болгарларның үз акчаларын сугу да башланган.
Урта гасырларның гарәп-фарсы тарихи чыганаклары X йөзнең 20 нче елларыннан ике болгар шәһәрен — Болгар белән Суарны телгә ала башлыйлар. Бу ике шәһәр, бер-берсен тулыландыргандай, еш кына янәшә куеп йөртелә, һәм аларның тарихи язмышлары да, аеруча X—XI йөзләрдә, охшаш булган.
Әл-Бәлхи язмалары буенча: «Болгар — ил исеме, аның халкы ислам дине тота; ул шулай ук шәһәр исеме дә, анда Җамигъ мәчет бар. Ул шәһәрдән ерак түгел икенче бер шәһәр — Суар урнашкан, анда да Җамигъ мәчет бар. Мөселман хатибы әйтте: ике шәһәрнең дә халкы 10 меңгә җитә. Өйләре агачтан һәм аларда кышын торалар; җәен кешеләр киез тирмәләргә күчәләр. Әлеге хатип җәйге көннәрнең озын һәм кышкы көннәрнең кыска, ә төннәрнең озын булуын да сөйләде».
Шундый ук хәбәрне X йөзнең 30 нчы һәм 60 нчы елларындагы гарәп авторлары әл-Истахри һәм Ибне Хәукал да язып калдырганнар. Тик алар әл-Бәлхигә бер әһәмиятле төзәтмә керткәннәр: Ун мең әлеге шәһәрләрнең гомуми халкы дигәнне аңлатмый, ә алардагы «ир-ат», икенче төрле әйткәндә, сугышчылар санын белдерә. Урта гасырларда берәр шәһәрнең күпме халкы барлыгын аның гаскәре санына карап билгели торган булганнар. Шундый ук хәбәрне X йөзнең ахырында фарсыча язылган, авторы билгеле булмаган «Хөдүд әл-галәм» («Дөнья чикләре») буенча: «Болгар—зур булмаган бер төбәкнең шәһәре, ул Идел буенда урнашкан. Аның бөтен халкы да мөселманнар; аннан 20 мең атлы чыга. Алар кяферләрнең һәр гаскәренә каршы, күпме булуына карамастан, сугышка чыгалар һәм җиңәләр. Таза, бай җир ул Суар—Болгар янындагы шәһәр; андагы халыкның дине дә Болгардагы кебек үк».
әл-Бәлхигә буенча: «Итилдән Болгарга тикле дала буйлап бер айлык чамасы юл; судан барсаң, елгадан югарыга таба ике айлык, түбәнгә таба 20 көнлек чамасы юл»,—дип яза ул. Моны аңлавы кыен түгел, Болгар шәһәре Идел ярына, хәзәрләрнең үзәге белән ике арадагы су юлы буена утырган. Әл-Бәлхинен әлеге сүзләре безгә инде мәгълүм булган «Хөдүд әл-галәм» авторының һәм X йөз азагындагы атаклы гарәп географы әл-Мөкатдәсинең мәгълүматлары белән дә раслана. Әл-Мөкатдәси да Болгар шәһәрен Идел буенда итеп күрсәтә.
Болгарның X йөз башыннан, дәүләт оешканда ук, башкала сыйфатында үсеп китүе табигый булган. Шәһәр бик уңайлы урынга, Идел белән Чулман тоташкан җиргә—Көнчыгыш Аурупаның икътисадый һәм стратегик яктан зур әһәмияте булган ике зур су юлы буена утырган. Башкаланы шундый мөһим урында төзү болгар җирләрен бер үзәк дәүләткә берләштерүдә, Идел Болгарын һәм аның башкаласын Көнбатыш белән Көнчыгыш арасында икътисадый һәм мәдәни элемтәләр үзәгенә әверелдерүдә ифрат зур роль уйнаган. Бу очракта дәүләтнең сәяси үзәге шул дәүләтнең үзенең һәм аның төп халкының исеме белән аталуы бик тә табигый булган.
XII йөздә Болгарга ике гарәп сәяхәтчесе килеп чыккан. Аның берсе—безгә аз таныш әл-Җәвалики, икенчесе инде берничә тапкыр телгә алынган әл-Гарнатый. Әл-Җәвалики Болгарга 1145 елда килгән, тик аның язмалары безнең көннәргә кадәр сакланмаган. Революциягә кадәрге татар тарихчысы М. Рәмзи Казан, Болгар һәм татар дәүләтләре турындагы китабында аңардан кайбер өзекләр биргән: «Аларның (болгарларның) корылмалары Рум (Византия) корылмаларына охшаган. Алар зур халык, аларның шәһәре Болгар дип атала. Ул бик зур шәһәр».
Әл-Гарнатый буенча «Ә Болгар да гаять зур шәһәр, ул гел нарат агачыннан гына төзелгән, ә шәһәр дивары — имәннән». Шәрык географиясендә шулай ук «эчке» Болгардан, ягъни Болгар шәһәренең үзеннән тыш тагын дәүләтне тышкы дөнья белән бәйли торган сәүдә урыны сыйфатындагы «тышкы» Болгар турында да хәбәрләр очрый. Анысы—Идел буендагы атаклы Ага-Базар, зур ярминкә урыны. Тарихи чыганакларда шулай ук Болгарның аннан 20 көнлек юл арасында урнашкан борынгы Русьның башкаласы Куябтан, ягъни Киевтән кечерәк булуы әйтелә.
«Болгар» сүзе Алтын Урдага хәтле чорда гомумән болгар җире атамасы буларак кына кулланыла. Ә борынгы Болгарны 1164 елда Төньяк-Көнчыгыш Русь кенәзенең Идел Болгарына явы уңаеннан елъязмада телгә алынган Бряхимов (Ибраһим) шәһәре итеп карау гадәткә кереп киткән. Димәк, Болгар әле ул вакытта башкала булган. Ул XII йөзнең беренче яртысында да шулай булып калган; һәрхәлдә, әл-Җәвалики һәм әл-Гарнатый аны илнең баш шәһәре итеп язганнар, алар шул шәһәрдә тукталганнар да.
Суар Болгарның тарихка кереп калган икенче зур шәһәре Суар булган. Бу ике шәһәр хакындагы төп мәгълүматлар безгә билгеле инде. Тагын икенче төр чыганаклар—нумизматика материаллары, ягъни борынгы акчалар сезне кызыксындырмый калмас. Мәгълүм булганча, Урта Азиядә Саманилар идарә иткән чорда (IX—X йөзләрдә) Европа белән Азия арасында сәүдә багланышларында гарәп дирһәмнәре—куфи көмеш тәңкәләре зур урын тоткан. X йөзнең 20 нче елларыннан башлап болгарлар, саманиларга охшатып, үз идарәчеләре исеменнән, тик елларын һәм Урта Азия шәһәрләренең исемнәрен куеп, акчалар сугарга өйрәнгәннәр. Мәсәлән, Микаил ибне Җәгъфәр атлы болгар әмире исеменнән сугылган, ләкин Сәмәрканд, Шаш (Ташкәнт), шулай ук Фарсының, ягъни Иранның Бәлх, Нисабур шәһәрләренең исемнәре куелган акчалар йөрүе билгеле. Әмма озак та үтмәстән Болгарда, үз шәһәрләрен күрсәтеп, күпләп үз акчаларын сугу башланган. Мәсәлән, 931, 948—959 елларда Насыйр ибне Әхмәт һәм Талиб исеменнән сугылган акчалар мәгълүм.
Талибның соңрак идарә иткән улы Мөэмин бер үк вакытта Суарда да, Болгарда да акча суккан. Аның 976 елда суккан тәңкәләре табылды. Тик шуннан соң, 980 елга кадәр, акча сугу бүтән Мөэмин—Ибне Хәсән исеменнән бары Болгарда гына алып барылган. Әлеге хәл Суарның бу вакытка, элекке сәяси куәтен югалтып, илнең башкаласы булган шәһре Болгарга тулысынча буйсынуын күрсәтеп тора. Шунысын да әйтергә кирәк, болгар акчаларының таралыш географиясе бик зур булган. Бай хәзинәләр эчендә алар бер-бер артлы Югары Идел буенда, Новгород һәм Псков җирләрендә, Балтыйк буенда, Скандинавия илләрендә һәм хәтта Даниядә табылды (Даниядә табылганы—Суар тәңкәсе).
XI йөздә Суар ике күренекле чыганакта телгә алына. Урта Азиянең атаклы төрки тел галиме һәм географ Мәхмүт Кашгарый үзенең мәшһүр «Дөнья картасы» дигән хезмәтендә шулай ук Болгар Һәм Суар шәһәрләрен билгеләп куйган.