Вакыйгалар 9 гыйнвар — Бөек Ватан Сугышы вакытында кайбер репрессияләнгән халыкларга хокукларын һәм автономияләрен кайтарган ССРБ Югары Шурасы Президиумы боерыклары чыга. 7 апрель — Нью-Йоркның соңгы троллейбусы соңгы тапкыр сәфәргә чыкты. 24 май—4 июнь — Мәскәүдә Татар мәдәнияте ункөнлеге. 9 июль — Менделеев таблицасының 102-нче элементы табыла. 30 сентябрь — Чиләбе өлкәсендәге Маяк химия комбинатында авария. 4 октябрь — ССРБ Җирнең беренче ясалма иярченен җибәрә.
Туулар
1 гыйнвар — Зөфәр Галиуллин, мөфти. 27 февраль — Татьяна Догилева, кино һәм театр актрисасы, РФ халык артисты. 1 март — Рөстәм Миңнеханов, сәясәтче. 4 март — Фәния Габидуллина, шагыйрә. 20 март — Фәридә Сафина (Мирхафизан), драма артисты. 20 май — Луселия Сантус, кол Изаураны уйнаган Бразилия кино актрисасы. 23 май — Хәбил Бикташев, дзюдо буенча ике тапкыр Европа чемпионы. 25 май — Рөстәм Зәкуан, язучы, Тукай премиясе (2018). 8 июнь — Ринат Халитов, дирижер. 13 июнь — Ринат Дасаев, ССРБ футболчысы. 29 июнь — Горбангулы Бәрдемөхәммәдов, Төрекмәнстан президенты. 13 июль — Тьерри Бутсен, Бельгия автопилоты, Формула-1 пилоты. 17 июль — Рәдиф Сәгъди, татар драматургы. 24 июль — Шәүкәт Мирзияев, Үзбәкстан президенты. 9 август — Мелани Гриффит, АКШ кино актрисасы. 12 август — Миңнәхмәт Сәхапов, «Мирас» журналының (1991-2010) баш мөхәррире. 14 август — Әлфия Ситдыйкова, шагыйрә, тәрҗемәче. 17 август — Ринат Билалетдинов, Русия футбол тренеры. 28 август — Фиринат Халиков, татар рәссамы. 11 сентябрь — Риф Гыйззәтуллин (Сергей Тулин), РФ Каһарманы (1996), генерал-майор. 12 сентябрь — Хэнз Зиммер, алман кинокомпозиторы. 30 октябрь — Айрат Терегулов, рәссам, С. Юлаев бүләге иясе. 16 ноябрь — Гафиулла Газиз, Азатлык радиосының Чаллыдагы даими хәбәрчесе. 8 декабрь — Михаил Касьянов, РФ хөкүмәте рәисе (2000-2004), ПАРНАС фиркасе рәисе (2015 елдан). 8 декабрь — Марина Голуб, актриса. 18 декабрь — Павел Шмаков, укытучы, сәләтле балалар өчен уку йортларын оештыручы.
Вафатлар
1 февраль — Фридрих Паулюс, генерал-фельдмаршал. 12 февраль — Шәймардан Ибраһимов, Совет дәүләт һәм партия эшлеклесе, инкыйлабчы. 20 февраль — Садри Максуди. 24 март — Кави Нәҗми, татар язучысы, җәмәгать эшлеклесе. 26 май — Бари Рәхмәт, шагыйрь.
Төркем:1957 ел Төркем:Еллар