Казан дәүләт медицина академиясе — Россия Федерациясе сәламәтлек саклау министрлыгының өзлексез һөнәри белем бирү медицина академиясенең белем бирү филиалы, ә моңа кадәр мөстәкыйль югары уку йорты.
Тарихы 1920 елның 22 апрелендә В.И. Ленинның 50 еллыгына багышланган Казан губерна башкарма комитеты утырышында югары дәвалау-уку йорты «В. И. Ленин исемендәге Казан клиник институты» оештырыла.
1923 елда Казан клиник институты РСФСР Сәламәтлек саклау халык комиссариатының фәнни учреждениеләре исемлегенә кертелә. 1925 елда институт «В.И. Ленин исемендәге табибларны камилләштерү өчен дәүләт институты» дип үзгәртелә. 1995 елда Академиягә үзгәртелә. 2003 елдан-РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан дәүләт медицина академиясе.
Гомуми мәгълүмат Академиядә якын 350 мең берәмлек китап саклана торган китапханә бар.
2010 елда фән һәм фәнни-педагогик кадрлар әзерләү үзәге оештырылган. 2011 елдан академиядә поликлиника ачыла. 2012 елда тарих музее ачыла.
Ике диссертация советы эшли.
Академия төп фәнни нәтиҗәләрен бастырып чыгару өчен тәкъдим ителә торган басмалар исемлегенә кертелгән 4 журналны гамәлгә куючы: «Неврологический вестник В.М. Бехтерева», «Гамәли медицина», «Иҗтимагый сәламәтлек һәм сәламәтлек саклау» («Неврологический вестник им. В. М. Бехтерева», «Практическая медицина», «Общественное здоровье и здравоохранение»).
2014 елда академия фәнни экспертиза үткәрүгә һәм дару препаратлары исемлеген формалаштыруга Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан җәлеп ителә торган учреждениеләр исемлегенә керә. Шул ук елны Росздравнадзор боерыгы белән академия медицина эшләнмәләренең клиник сынауларын үткәрүче оешмалар исемлегенә кертелгән.
Шәхесләр Җитәкчеләр 1920-1930 — Роман Лурия 1930-1980 — ... 1980-2007 — Марс Михайлов 2007-2015 — Камил Зыятдинов 2015-әлегә — Рөстәм Хәсәнов (2016 елдан филиал директоры)
Укытучылар
туу датасы Исем уку йорты һөнәр төре Викиҗыентыктагы төркем үлем датасы 1866-10-03 Григорий Клячкин Казан император университеты табиб Grigory Kliachkin 1946-07-21 1874-05-16 Роман Лурия Казан император университеты галим 1944-10-22 1877-02-13 Валентин Адамюк Казан император университеты галим 1950-06-16 1883-12-25 Фатыйх Мөхәммәдьяров Казан император университеты табибуниверситет профессоры 1950-01-30 1892 Mikhail Mastbaum фтизиатр 1961 1898-01-14 Leopold Rakhlin кардиолог 1994-04-11 1908-04-19 Мидхәт Фәйзуллин (1908) Казан дәүләт медицина университеты табибрентгенологпрофессор 1990-05-08 1916 Михаил Грачёв Казан дәүләт медицина университеты галимпсихиатр 1989-12-08 1918-10-29 Зәйнәп Гыйләҗетдинова Ташкент медицина академиясе 2007-10-02 1926-10-16 Фәүзи Йосыпов Казан дәүләт медицина университеты табиб 1980-04-08 1936-08-20 Лидия Анчикова Казан дәүләт медицина университеты профессор 1939-06-13 Ренат Әкбәров Казан дәүләт медицина университеты галимтабиб 1997 1943-07-17 Илдар Гыйләҗетдинов Казан дәүләт медицина университеты 2014-05-04 1946-10-19 Ринат Галиев Казан дәүләт медицина университеты хирургуролог Rinat Galeev 2019-01-14 1956-03-08 Рөстәм Хәсәнов Казан дәүләт медицина университеты Rustem Khasanov 1959-01-23 Илдар Аглуллин Казан дәүләт медицина университеты Ildar Aglullin
Тәмамлаучылар
туу датасы Исем һөнәр төре эш урыны Викиҗыентыктагы төркем үлем датасы 1938-06-17 Марс Михайлов Mars Mikhailov 1974-07-12 Пётр Талантов
Искәрмәләр
Сылтамалар
Моны да карагыз
Төркем:Казан академияләре Төркем:Россиянең медицина югары уку йортлары Төркем:Казан югары уку йортлары Төркем:Владимир Ленин хөрмәтенә аталган объектлар Төркем:Казан дәүләт медицина академиясе Төркем:Казанның Мактау китабына кертелгәннәр