Кыргызстанда президент сайлаулар (2021) () — Кыргызстанда чираттан тыш (вакытыннан алда) президент сайлаулар, 2020 елның октябрендә булып узган һәм илнең сайланган президенты Сооронбай Жээнбәковның отставкага китүе белән тәмамланган сәяси кризистан соң көне билгеләнеп, 2021 елның 10 гыйнварында узган. Шул ук көнне илнең идарә итү формасы итеп президент республикасын билгеләгән конституция референдумы да уздырыла. Башлангыч мәгълүматлар буенча, Садыр Жапаров беренче турда Кыргызстан Президенты итеп сайланган. Аерым кандидатлар сайлау нәтиҗәләре белән килешмәвен белдергәнОппоненты Жапарова отказались признать итоги выборовОппоненты Жапарова заявили о непризнании итогов выборов в Киргизии.
Алтарих 2020 елның 24 октябрендә Кыргызстанның Үзәк сайлау комиссиясе вакытыннан алда Президент сайлаулары 2021 елның 10 гыйнварында узачак, дип игълан итә. Вакытыннан алда сайлаулар турында Сооронбай Жээнбәковның отставкасына китергән һәм берничә атна дәвам иткән протест акцияләреннән соң белдерелә. Тәртипсезлекләр 2020 елның 4 октябрендә узган парламент сайлауларының башлангыч нәтиҗәләрен игълан иткәннән соң һәм соңыннан әлеге нәтиҗәләр ҮСК тарафыннан юкка чыгарылганнан соң башланган.
Кандидатлар 63 кеше президент сайлауларында катнашу өчен гариза биргән булган. Аларга 2020 елның 4 декабренә кадәр үз кандидатурасын яклап 30 мең имза җыярга һәм 1 миллион кыргыз сомы (11 830 АКШ доллары) күләмендә сайлау залогын кертергә кирәк булган. Нәтиҗәдә, 2020 елның 4 декабренә 20 кеше күрсәтелгән таләпләрне үти алган. 2020 елның 12 декабрендә Кыргызстанның Үзәк сайлау комиссиясе булачак сайлауларга катнашырга рөхсәт ителгән 18 кандидатны теркәгән, кандидатлар исемлеге 22 декабрьдә басылып чыккан.
Кандидат Аймен Касенов Бабур ТолбаевКадидаты в президенты Кыргызстана: кто есть кто МК, 30.12.2020 Адахан Мадумаров Садыр Жапаров Равшан Жээнбеков Мухамед Усенов Рашид Тагаев Мухамед Усенов Женишбек Байгуттиев Арстанбек Абдылдаев Курсан Асанов Бактыбек Калмаматов Мыктыбек Арстанбек Абдил Сегизбаев Улукбек Кочкоров Кубан Чороев Каныбек Иманалиев Имамидин Ташов Клара Сооронкулова Канатбек Исаев
Нәтиҗәләр Кандидат Партия Тавышларсаны Тавышларөлеше Садыр Жапаров Мекенчил 1 116 990 79,84% Адахан Мадумаров Бутун Кыргызстан 94 330 6,74% Бабур Толбаев Партиясез 33 650 2,41% Мыктыбек Арстанбек Бир Бол 23 644 1,69% Абдил Сегизбаев Партиясез 20 914 1,49% Имамидин Ташов Партиясез 16,742 1,20% Клара Сооронкулова Реформа 14 117 1,01% Аймен Касенов Партиясез 12 880 0,92% Улукбек Кочкоров Биримдик 9 441 0,67% Канатбек Исаев Кыргызстан 8 212 0,59% Курсан Асанов 7 070 0,51% Эльдар Абакиров Кешеләр өчен 7 058 0,50% Бактыбек Калмаматов 7 006 0,50% Равшан Жээнбеков 2 695 0,19% Каныбек Иманалиев 2 509 0,18% Женишбек Байгуттиев Партиясез 1 346 0,10% Арстанбек Абдылдаев Партиясез 1 159 0,08% Рашид Тагаев Партиясез 0 0,00%
Сылтамалар Кыргызстан хөкүмәтенең Рәсми сайты Сайлаулар турында мәгълүмат Кыргызстан Үзәк сайлау комиссиясе сайтында
Искәрмәләр
Төркем:2021 ел сайлаулары Төркем:Кыргызстанда 2021 ел Төркем:Кыргызстан сәясәте