Эгилс Левитс (; 1955 елның 30 июне, СССР, Латвия ССР, Рига) — Латвия дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе. 2019 елның 8 июленнән 2023 елның 8 июленә кадәр Латвия президенты. Латвия Фәннәр академиясенең шәрәфле докторы (2002).

Тәрҗемәи хәле 1955 елның 30 июнендә Рига шәһәрендә яһүди-латыш гаиләсендә туган. Риганың химия юнәлешендәге 2нче мәктәбен тәмамлаган (1972). Әтисе Иона Моисей улы Левит, Латвия дәүләте СССРга кушылгач, совет хакимияте белән хезмәттәшлек итә. 1940 елда Латвия хөкүмәтендә дәүләт комиссары. Бөек Ватан сугышы башлангач, СССРдагы хәрби заводта конструктор булып эшли. Әнисе Ингеборга, акушерка белеме алгач, Ригада эшләгән, сугыш вакытында Алманиягә күченеп, Берлин янында үз һөнәре буенча эшли. 1946 елда Латвиягә озатыла. 1949 елда бай гаиләсе депортацияләнгәч, совет хакимиятеннән качып йөри. Шул вакытта Иона Левитка кияүгә чыга. Ионаның беренче никахыннан булган Михаил исемле улы Ленинград университетын тәмамлаган, геолог.

Алманиядә 1972 елда Левит гаиләсе Израиль визасы белән СССРдан китә, Алмания Федератив Республикасында, Ингеборганың туганнары янәшәсендә урнаша. Бераздан Иона гаиләсен ташлап китә. Эгилс, ата-анасыннан аермалы буларак, алман телен белми, шуңа күрә Мюнстердагы латыш гимназиясенең 12нче классына керә. Аны тәмамлагач, химия бүлегенә керә. Тиздән университетта уку профилен алыштыра, «хокук» һәм «дәүләт төзелеше» белгечлегенә укый башлый, советология белән кызыксына. Профессор Дитрих Лебер аны юридик факультетына үз кафедрасына чакыра. 1975 елда «Латыш студентлары корпорациясе»нә Fraternitas Lataviensis языла.

Киль университеты референты буларак, Бундестагның фән бүлеге белән хезмәттәшлек итә, мәсәлән, Молотов-Риббентроп пактына халыкара-хокукый анализ ясый.

1987 елда, мөһаҗирлеккә киткәннән соң беренче тапкыр, Латвия ССРга килә.

Левитс Совет Латвиясе мисалында милли элита функцияләрен өйрәнгәнLevits Egils, «Nacionālās elites funkciju padomju politiskajā sistēmā, Latvijas piemēru», Plaša zinātnieku konference Baltijas jautājumos, to Ķīles universitātes Austrumu institūts 1987. gadā rīko Minsteres latviešu jaunajā centrā, Austrālijas Latvietis, Nr. 1827, 1986, 9. maijs, 4. lpp..

1989—1991 елларда Алмания-Көнчыгыш Европа тикшеренү институтында һәм хезмәт куя. Бу вакытта Левитс укытучысы һәм остазы Б. Мейснер эшләгән, Балтыйк буе илләренең бәйсезлеген торгызганда кулланылган концепциясенең тарафдары һәм пропагандисты була.

1989 елдан Шлезвиг-Гольштейн җире федераль судында тәрҗемәче булып эшли.

Латвиядә чорында Латвиягә кайтып-китеп йөри, һәм Латвия ватандашлары конгрессы сафларына баса.

1992 елда Латвиягә бөтенләйгә кайта.

Абруйлы сәяси «Клуб-21» әгъзасы, аннары фиркасен гамәлгә куючыларның берсе була. Левитс Алманиядән күчереп алган Латвия бюрократик системасын гамәлгә кертүче булып санала. Әмма кечкенә дәүләт өчен бу система бик авыр булып чыга.

1992—1993 елларда — Латвиянең Алмания һәм Швециядәге илчесе.

1993 елда «Латвия юлы» фиркасеннән депутат булып сайлана.

1993—1994 елларда — Сейм депутаты, Валдис Биркавс хөкүмәтендә юстиция министры.

1994—1995 елларда — Латвиянең Австрия, Маҗарстан, Швейцариядәге илчесе.

1995—2004 елларда — Европа кеше хокуклары мәхкәмәсендә Латвия вәкиле. Халыкара Арбитраж суды казыеMembers of the Permanent Court of Arbitration Стр. 105 (стр. 24 файла).

2018 елда яңадан казые итеп сайлана.

2019 елның 29 маенда Сейм тарафыннан Латвия президенты итеп сайлана.

Гаиләсе Хатыны Андра, табибә, милләте буенча алман. Балалары: улы Линардс һәм кызы Индра чит илдә яши.

Эгис Левитс латыш, алман, инглиз, француз, рус телләрен камил белә.

Сылтамалар Справки о судьях СЕС, включая Левитса Эгилс Левитс — наш президент? Эгилс Левитс: нужна пошлина солидарности Эгилс Левитс встречается с судьями и работниками Верховного суда Искәрмәләр

Төркем:Гамбург университетын тәмамлаучылар Төркем:Латвия сәясәтчеләре Төркем:Латвия президентлары Төркем:Илчеләр