Халыкара толерантлык елы (БМО)United Nations General Assembly Resolution 126 session 48 United Nations Year for Tolerance .

Вакыйгалар Татар дәүләт гуманитар институты эшен башлап җибәрә. 1 гыйнвар — Австрия, Финляндия һәм Швеция Европа Берлегенә кушылалар. 20 март — Токио метросында террористик акт. 22 март — космоста 438 көн үткәргәннән соң Җиргә Валерий Поляков кайта. 30 март — беренче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының беренче утырышы. 12 апрель — дөньяның иң популяр каталогларның берсе Yahoo! эшли башлый. 20 апрель — Татарстан Дәүләт Шурасы һәм Башкортстанның Дәүләт Корылтае арасында хезмәттәшлек итү турында Беркетмә имзалана. 17 май — Жак Ширак Франция президенты вазифаларына керешә. 26 май — Кичүчат авылында Риза-казый Фәхретдин музее ачыла. 30 май — Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте көннәре башлана. 1 июнь — беренче Бөтендөнья башкортлар корылтае үтә. 11 июль — Босния сугышы вакытында серб гаскәрләре Сребреницаны басып алалар. Коралсыз мөселманнарны күпләп үтерү башлана. 21 июль — Мәдәни җомга газетасының 1нче саны чыга. 10 август — ТАИФ компанияләр төркеме нигезләнә. 24 август — Windows 95 операцион системасы дөнья күрә. 26 сентябрь — Украина Европа Шурасына кабул ителә. 3 октябрь — TV Tokyo каналында мәшһүр Евангелион аниме-сериалы премьерасы. 18 октябрь — Украина Европа Шурасына керә.

Туулар

3 гыйнвар – Идел Кыямов, актёр, эстрада артисты, журналист, нәфис сүз остасы. 23 гыйнвар — Лилия Камалиева, Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты (2016 елдан). 15 май — Ксения Ситник, Белорусия җырчысы, Балалар өчен Евровидение җыр бәйгесе 2005 җиңүчесе. 25 сентябрь — Рәзилә Мөхлисуллина, драма актрисасы, Әтнә татар дәүләт драма театры артисты. 21 декабрь — Айгөл Шәкүрова, драма актрисасы, Камал театры артисты.

Вафатлар right|150px|thumb|Мөхәммәт Мәһдиев

Шиһап Нигъмәти, татар журналисты, публицист, «Азатлык» радиосы журналисты, мөдире. 1 гыйнвар — Нур Гайсин, татар шагыйре. 5 гыйнвар — Рәшит Әхмәтҗанов (53), татар шагыйре. 6 гыйнвар — Хәммәт Җиһаншин (28), МВД хезмәткәре, милиция сержанты, җинаятьчеләр кулыннан һәлак була. 20 гыйнвар — Фатыйх Ибраһимов, педагог, журналист. 23 февраль — Джеймс Хэрриот, инглиз язучысы. 9 март — Җәвад Тәрҗеманов (74), татар язучысы. 12 март — Салих Баттал (89), татар язучысы, шагыйрь, драматург. 13 март — Чыңгыз Әхмәров (82), татар рәссамы. 23 март — Николай Баскаков, төрки халыклар белгече, төрки халыкларның классификациясен уйлап табучы. 2 апрель — Ханнес Альвен (), швед астрофизигы. 18 апрель — Роза Макагонова, кино актрисасы, РСФСР атказанган артисты. 24 май — Гарольд Вильсон, Бөекбритания премьер-министры, лейборист. 1 июнь — Әхмәтзәки Сафиуллин (99), дин галиме, хәзрәт, күренекле педагог. 14 июнь — Мөхәммәт Мәһдиев (64), татар язучысы, әдәби тәнкыйтьче, галим, укытучы. 1 июль — Ибраһим Нуруллин, татар язучысы, галим. 28 август — Роберт Бикмөхәммәтов (66), татар әдәбият галиме, 9 октябрь — Александр Дуглас-Хьюм, Бөекбритания премьер-министры (1963—64). 29 октябрь — Риза Ишморат, татар драматургы.

Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары Фәнис Яруллин, татар язучысы.

Нобель премиясе лауреатлары Физика өлкәсендә Нобель премиясе — Мартин Перл, Фредерик Рейнс. Химия өлкәсендә Нобель премиясе — Пауль Крутцен, Марио Молина, Шервуд Роуланд. Физиология һәм медицина өлкәсендә Нобель премиясе — Эдвард Льюис, Кристиана Нюсляйн-Фольхард, Эрик Вишаус. Әдәбият өлкәсендә Нобель премиясе — Шеймас Хини. Икътисад өлкәсендә Нобель премиясе — Роберт Лукас. Тынычлык өчен Нобель премиясе — Джозеф Ротблат.

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр

* Төркем:Еллар