Фикһ ( — «аңлау», «белем») Коръән, Сөннәт, иҗмәгъ һәм кыясны өйрәнүгә нигезләнгән мөселман хокук белеме. Фикһ буенча галимнәрне фәкыйһ («белемле») дип йөртәләр.

Тарихы Комплекслы хокук системасын төзү ихтыяҗы VIII гасырда, гарәп хәлифәлеге Азия һәм Төньяк Африканың зур территорияләренә таралгач, барлыкка килә. Дин галимнәре, бәхәсле мәсьәләләрне чишкәндә, үрнәк итеп Мөхәммәд пәйгамбәрнең гамәлләрен кулланганнар. Бу фикһ барлыкка килүгә этәргеч була, Сөннәтнең нигезе булган хәдисләр җыентыкларга туплана башлый.

Фикъһ төшенчәсе

Фикһ нигезендә ислам йолалары, әдәп һәм иҗтимагый тәртип үтәлүе мәсьәләләрен чишү ята. Кайбер очракларда берәр гамәлне үтәү тәртибен белү өчен Коръән генә җитми, мәсәлән, тәһарәт алу рәвеше. Башка мисал: Коръәндә Рамазан аенда ураза тоту кирәклеге әйтелгән, ләкин ничек итеп тотарга кирәклеге аңлатылмаган. Андый сорауларга җавапны Мөхәммәднең хәдисләрендә очратып була.

Ләкин кайвакыт, Сөннәт тә сорауга төгәл җавап бирә алмый. Бу вакытта фәкыйһлар кыяс һәм иҗмагъ кебек ярдәмчел хокук чыганакларына мөрәҗәгать итәләр. Бу дүрт хокук чыганагы фикһне тәшкил итәләр. Алар абруйлыклары буенча бүленәләр: иң беренче – Коръән, аннары – Сөннәт, иҗмагъ һәм кыяс.

Фикһ бүлекләре Борынгы Ислам хокукы доктринасы буенча сөнниләр фикһе дүрт өлешкә бүленә: Гыйбадәт — Аллаһка табыну сорауларын үз эченә ала; Мөнәкәхәт — (никах),(талак), хәйрия эшләре белән бәйле сораулар һ.б.; Мөгамәләт — сату-алу һәм төрле килешүләргә бәйле мәсьәләләр (гакд); Гөкуба — хокук бозу өчен җәза мәсьәләләре.

Шигыйлар гадәттә фикһ нормаларын дүрт төркемгә бүлгәннәр: Гыйбадәт, дини вазифаларның үтәлү тәртибен көйли; Гөкуд, ике яклы килешүләр, шул исәптән никах мәсьәләләрен карый, Икагәть, билгеле бер рәвештә төзелә торган берьяклы килешүләрне карый, Әхкәм, махсус төзелеш рәвеше таләп итмәгән берьяклы килешү яки гамәлләрне, яки зыян кылудан килеп чыккан хокук бозу эшләре өчен җаваплылыкны көйли..

Мәзһәбләр

Мәзхәб – мөселман хокук кагыйдәләрен аңлатуда аермалары булган шәригать хокуклары мәктәбе. Сөнниләрдә бүгенге көндә дүрт, шигыйләрдә өч мәзһәб бар: Сөнни мәзһәбләр: хәнәфи мәзһәбе, мәлики мәзһәбе, шәфигый мәзһәбе, хәнбәли мәзһәбе, Шигый мәзһәбләр: зәйди мәзһәбе, җәфәри мәзһәбе, гыйбәди мәзһәбе, Фикһ мәктәпләре схемасы

Искәрмәләр

Сылтамалар

Достоверные фатвы (вопросы и ответы) на различные исламские вопросы Ильм усуль аль-фикх. Наука об основах исламской юриспруденции Фикх в Онлайн-энциклопедии Кругосвет Фетвы аятоллы Макарема Ширази

Шулай да карагыз

Дин белеме Теология Ислам төшенчәләре

Төркем:Ислам төшенчәләре Төркем:Шәригать Төркем:Ислам