«Ширкәт» ― татар драма труппасы (антреприза). 1915 елның ноябрендә Оренбургта «Сәйяр» һәм башка театр труппаларыннан күчкән артистлардан оеша. Труппада Вәлиулла Мортазин-Иманский, Мохтар Мутин, Габдрахман Мангушев, М. Иманская, З. Камская, Фатыйма Ильская, Л. Сыртланова, Камал I, Сара Байкина, Фәхрениса Сәмитова, Җәлал Байкин кебек артистлар эшләгәне мәгълүм. Труппа 1918 елның июленә кадәр эшли.Исмәгыйль Рәми, Рәис Даутов. Әдәби сүзлек. Казан, ТКН, 2001.
1917 елның 19 мартында Оренбургта Мирхәйдәр Фәйзинең "Галиябану" пьессасы труппа тарафыннан беренче итеп сәхнәгә чыгарылаЛирон Хәмидуллин. Милли мирасыбыз җәүһәрләре. "Казан утлары" журналы, 2007 ел, №2.
1917 елда «Ширкәт» труппасы ― Башкорт хөкүмәте мәдәни-агарту комиссиясе каршындагы «Мортазин-Иманский театры» (), 1920 елга ― «» итеп үзгәртеләТеатральная энциклопедия: [в 6 т.]. Т. 3: Кетчер — Нежданова. — 1964..
Искәрмәләр
Төркем:Татар театрлары Төркем:Ябылган театрлар