Зензел авыл — Россиянең Әстерхан өлкәсенең Лиман районындагы авыл. Зензел авыл советының административ үзәге һәм бердәнбер торак пункты.
Халык саны — кеше ()
1703 елда оешкан.
Атамасы Бер версия буенча, авыл элек татарча «Җигдә» дип аталган, ә калмыкча «Зигда» дип аталган. Аннары бу сүз Пенза губернасыннан күчеп килүчеләр тарафыннан «Зигдами» дип әйтелгән, ә аннары «Зинзили» һәм «Зензели» кебек яңгыраган. Икенче версия буенча, бу татарчадан җиде авыл, җиде йорт сүзеннән килеп чыккан. Башта авылда нәкъ менә шуның кадәр йорт була.
Тарихы Авылга нигез салынуның датасы турында мәгълүматлар төрле. Зензел авыл советы сайтында урнаштырылган рәсми мәгълүматларга караганда, авылга 1703 елда казна һәм калмык җирләренә Түгә күле түбәнлекләрендә нигез салына, башка мәгълүматлар буенча авылга 1790 еллар башында Курченкодан күчеп килгән татарлар нигез сала.
1859 елда Әстерхан губернасының казна авылында 66 йорт, бер мәчет була, 175 ир-ат һәм 169 хатын-кыз яши. 1902 елгы сораштыру кәгазьләренә караганда, бу чорда биредә 30 агач һәм 40 камыш йорт, бер мәчет булган. Дин, нигездә, «магометан», ягъни ислам булган.
Совет власте урнашканнан соң Зензел авыл советы оеша.
Бөек Ватан сугышы елларында авылның милли составында зур үзгәрешләр була, авыл яныннан Кизләр — Әстерхан тимер юлы линиясе уза, станция барлыкка килә. Күп кенә килүчеләр: рус, украиннар, латыш, яһүдләр барлыкка килә. Бирегә Михайловка, Караванлы авыл кешеләре күченгән. Машина-терлекчелек станциясе эшли башлый, башка оешмалар барлыкка килә.
1943 елның 28 декабрендә тирә-як авылларда яшәүче калмык халкы депортацияләнә. 1944 елда Калмык АССРны бетергәч, Зензели авылы, Долбан олысы башка торак пунктлары кебек үк, Әстерхан өлкәсе составына кертелә.
1956 елда районга күчү буенча чикләүләрне бетергәч, калмыклар кайта башлый. Бу вакытка элекке калмык авыллары юкка чыкканлыктан, кире кайткан калмыклар Зензелдә күмәк яшәү урыннарына нигез салган. Шулай итеп, авылда инде эшләп килгән татар бистәсе белән бергә калмык бистәсе барлыкка килә. Ә Тимерьюлчылар шәһәрчеге соңрак киңәя һәм рус микрорайонына әверелде. Хәер, бу бүленеш шактый шартлы була. Калмыклар рус һәм даргиннар белән, руслар төрле халыклар белән аралаш Һәм бары тик татар бистәсендә генә аерымлык саклана.
География Авыл Каспий буе түбәнлеге чикләрендә, Лиман районының көнбатышында урнашкан. Әстерхан өлкәсе башкаласына кадәр 130 км, район үзәгенә кадәр 25 км.
Халык саны +1859ГПИБ | [Вып. 2] : Астраханская губерния : [... по сведениям 1859 года]. - 1861 1904Вся Астрахань и весь Астраханский край. Памятная книжка Астраханской губернии на 1905 год : 22-й год издания / Изд. Астрахан. Губ. Стат. Комитета . - Астрахань: Паровая губ. тип., 1904. - 603 с. (Справочный отдел. Административное деление губернии) 1914Вся Астрахань и весь Астраханский край. Памятная книжка Астраханской губернии на 1914 год : 31-й год изд. / Изд. Астрахан. Губ. Стат. Комитета . - Астрахань: Тип. Губ. правл., 1914. - 479 с. (Административное деление губернии. Список важнейших населённых пунктов...) 344 302 374
Милли состав
Милләт Сан Процент Руслар 1198 38,03% Татарлар 725 23,02% Калмыклар 404 12,83% Чеченнар 368 11,68% Казакълар 178 5,65% Даргиннар 99 3,14% Лезгиннар 52 1,65% Украиннар 28 0,89% Нугайлар 23 0,73% Аварлар 16 0,51% Молдованнар 10 0,32% Кумыклар 9 0,29% Беларуслар 7 0,22% Яһүдләр 6 0,19% Лаклар 5 0,16% Үзбәкләр 4 0,13% Азәрбайҗанлылар 3 0,1% Әрмәннәр 3 0,1% Башкортлар 3 0,1% Марилар 3 0,1% Мордва 3 0,1% Немецлар 3 0,1% Барлыгы 3150 100% Шәхесләр
туу Исем уку йорты һөнәр төре эш урыны үлем датасы үлем урыны 1992-04-03 Magomed Umalatov катнаш көрәш сугышчысы
Динар Байтемиров (1984), җырчы (баритон), педагог. Гатчина филармониясе мөдире (2023). Искәрмәләр
Төркем:Әлифба буенча торак пунктлар Төркем:Әстерхан өлкәсе торак пунктлары