Сөләнгер күле () — Татарстан Республикасының Биектау районы Мәмдәл авылыннан 2 км төньяктарак, Пөтке елгасы бассейнының уңъяк яр өлешендә, Вятка увалы калкулыгының көньяк өлешендә урнашкан күл.Онлайн - энциклопедия Tatarica Гидрология Күл Биектау районында Пөтке елгасы бассейнында урнашкан. Күлдә су күләме якынча 24 мең м3. Озынлыгы 250 м, киңлеге 110 м. Уртача тирәнлеге якынча 2 м, иң зур тирәнлеге 11 м. Су көзгесе мәйданы 1,2 га. Күлдә суның үтә күренсәлелеге 0.5 м.Справочник водных ресурсов Су кимәле диңгез өсте биеклегеннән 152 метр биекләктә. Күл суының тибы гидрокарбонат-хлорид-кальцийлы, бик йомшак, җиңелчә минеральләшкән. Үтә күренмәлелеге 50 см. Геология Күл килеп чыгышы турында карст-суффозия процесслары нәтиҗәсендә хасил булган дигән фикерләр бар. Күлнең төбе калаксыман, катлаулы формада; кү өслегенең 2 плёсы (су өслегенең аералып торган өлеше) бар. Атмосфера явым-төшемнәре һәм грунт сулары исәбенә туена, туенуы катнаш.

Сөләнгер күле рекрация (сәламәт, ләкин арыган кешенең нормаль халәтен һәм эшкә сәләтлелеген торгызу максатында башкарыла торган сәламәтләндерү чаралары комплексы) максатында файдаланыла. Искәрмәләр

Чыганаклар Татарская энциклопедия: В 6 т /Гл. ред. М. Х. Хасанов, отв. ред. Г. С. Сабирзянов. — Казань: Институт Татарской Энциклопедии Тышкы сылтамалар Озера Высокогорского района Татарстана Төркем:Әлифба буенча күлләр Төркем:Татарстан күлләре