Мидхәт Кәрим улы Мөхәррәмов (1922 елның 27 апреле, Башкорт АССРның Стәрлетамак кантоны Җиргән авылы - 7 март 1993, Казан) - Совет һәм Россия тарихчысы, тарих фәннәре докторы (1964), профессор (1967), ТАССР (1972) һәм РСФСРның (1982) атказанган фән эшлеклесе.

Биографиясе 1938 елда Башкортстанның Аурга районы Иске Әбсәләм авылында мәктәпне тәмамлый.

1940 елдан армия сафларында, Сызрань танк училищесы курсанты. Бөек Ватан сугышы ветераны. Гвардия капитаны, 1 нче танк армиясенең 6 нчы танк корпусының элемтә офицеры.

1948 елда Казан юридик институтын тәмамлый. 1951 елда СССР ФА Казан филиалының Тел, әдәбият һәм тарих фәнни-тикшеренү институтында (1963-82) эшли. Тарих фәннәре кандидаты (1952), тарих фәннәре докторы (1964).

«Татарстан АССР тарихы» (1960, 2), «Татар АССР тарихы: борынгы заманнардан безнең көннәргә кадәр» (1968), «Татар АССР тарихы» (1980), «Татарстанның партия оешмасы тарихы очерклары» (1962), «Халык бәхете өчен көрәшчеләр» (1967), «СССРда милли-дәүләт төзелеше тарихы. Капитализмнан социализмга күчү чорында СССРда милли-дәүләт төзелеше (1917-1936 еллар)» (М., 1968), «Борынгы шәһәр яшьлеге» (1978), «Көрәш һәм казанышлар елъязмасы: Татарстан партия оешмасы хроникасы: 1883-1985» (1985, кн.1), «Татарстанда Мәдәни революция (1917-1937 еллар)» (1986) коллектив хезмәтләр авторларының берсе.

Казан депутатлар Советы депутаты.

Улы Наил (1953) - политолог. Бүләкләре Ленин ордены ике Бөек Ватан сугышы ордены ике Кызыл Йолдыз ордены медальләр Чыганаклар

Памяти М. К. Мухарямова: [сборник] / АН Татарстана, Ин-т яз., лит. и истории им. Г. Ибрагимова ; [сост. и ред. М. А. Сайдашева, И. Г. Гиззатуллин]. Казань : ИЯЛИ, 1995. 141 с. : портр.; 20 см.; ISBN 5-201-08035-9 Татарская энциклопедия. Т.4. Казань, 2008. История. Профессия. Судьба. Казань, 2012. 184 с.

Тышкы сылтамалар

Амирханов Р. У. Из когорты сильных духом