Нур Хәмзә улы Шакиров (21 июль 1946 ел, СССР, ТАССР, Арча районы, Иске Кишет) ― "Казан медик-инструменталь заводы" АҖ генераль директоры, техник фәннәр кандидаты.
Биографиясе Нур Хәмзә улы Шакиров ТАССРның Арча районы Иске Кишет авылында туган. 1969 елда Казан авиация институтын тәмамлый.
1963-1981 елларда ― Казан моторлар төзү заводының токарь, мастер, өлкән мастеры, цех башлыгы, җитештерү-диспетчерлык бүлеге башлыгы. 1981-1987 елларда ― СССР медмедпромының «Микроинструментлар» махсус конструкторлык бюросы баш инженеры урынбасары, «Мединструмент» фәнни-җитештерү берләшмәсе генераль директорының җитештерү буенча урынбасары.
1987 елдан ― "Казан медик-инструменталь заводы" АҖ генераль директоры.
Техник фәннәр кандидаты. Медицина-техник Фәннәр Академиясенең хакыйкый әгъзасы. Яңа медицина методикаларын эшләү һәм техник җиһазландыру, персонал белән идарә итү буенча эшләр авторы.
Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре Хөрмәт Билгесе ордены «Хезмәт батырлыгы өчен» медале Татарстан Республикасы Мактау грамотасы "Казанның 1000 еллыгы истәлегенә" медале (2005 ел) «Фидакарь хезмәт өчен» медале (2006 ел) 2026 ― «Дуслык» ордены ― Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсешенә аерым өлеш керткәне, күпьеллык намуслы хезмәте һәм актив җәмәгать эшчәнлеге өченУказ Раиса РТ № 586 от 20.07.2026 Мавыгулары Сәясәт, сәнгать әдәбияты, авыл хуҗалыгы җитештерүе белән мавыга.
Искәрмәләр
Чыганаклар Деловой центр РТ - интернет-портал TatCenter.ru - Шакиров Нур Хамзинович
Сылтамалар
Шулай ук карагыз
Төркем:Дуслык ордены (Татарстан) кавалерлары Төркем:Техник фәннәр кандидатлары Төркем:Ширкәт җитәкчеләре