Заһир Хәкимов — сәясәтче, Башкортстан Республикасы татарлары конгрессы Башкарма комитеты рәисе. 1963 елның 3 февралендә БАССРның Чакмагыш районы Иске Үзмәш авылында туган. 1981–1983 — совет армиясендә хәрби хезмәт үтәгән. 1989 елда Уфа авиация институтын тәмамлаган. 1990-2000 елларда Башкортстандагы Азатлык татар яшьләре берлеген, Татар иҗтимагый үзәген җитәкли. 2006 елдан "Россия патриотлары" фиркасенең Башкорстандагы бүлеген җитәкли. Башкорстанның Дәүләт корылтаенда бишенче чакырылышта депутат була.

Сылтамалар «Тигезлек булганда дуслык була»: Башкортстанда татар теленә рәсми статус бирү кирәк! . Интертат, 15 Декабрь 2020 Хакимов Загир Ахсанович .

Төркем:Татар милли хәрәкәте шәхесләре Төркем:Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы — Корылтай депутатлары