Фердинат Мидхәт улы Дәүләтшин (1960 елның 28 июне, Базарлы Матак, Әлки районы, Татарстан АССР, ССРБ) — Россия муниципаль эшлеклесе. Чирмешән муниципаль районы башлыгы (2015 елдан). Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре.
Тормыш юлы Фердинат Дәүләтшин 1960 елның 28 июнендә Татарстан АССРның Әлки районы Базарлы Матак авылында туа. 1981 елда Казан финанс-икътисад институтын тәмамлый.
1983— 1988 елларда ВЛКСМның Әлки райкомының икенче, беренче секретаре. 1988 елдан Әлки районының «Хлебодаровский» совхозы директоры. 1997—1999 елларда Норлат районының авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы. 1999 елдан Әлки районы хакимияте башлыгы булып эшли. 2000 елда икенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты итеп сайлана.
2006 елдан «Әлки муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башлыгы. 2014 елда Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары — Чирмешән районы башлыгы вазифаларын башкаручы итеп билгеләнәБывший соратник Алтынбаева покинул Черемшан. 2015 елдан муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе. 2015 елның сентябрендә Чирмешән муниципаль районы башлыгы итеп сайлана.
Бүләкләр
Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре; «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале (2020)Признание заслуг .
Искәрмәләр
Сылтамалар
Чирмешән муниципаль районы сайтында.
Моны да карагыз
Төркем:Әлки районында туганнар Төркем:Район башлыклары Төркем:Казан дәүләт финанс-икътисад институтын тәмамлаучылар Төркем:Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре