Дженни Карези(греч. Τζένη Καρέζη; төп исеме — Евгения Карпузи; 12 гыйнвар 1934 елBiodata , sansimera.gr; accessed 5 August 2016. — 27 июль 1992 ел)Biodata, imdb.com; accessed 18 February 2014. — Грециянең театр һәм кино актрисасы.
Биографиясе Евгения Карпузи Афинада 1934 елның 12 гыйнварында (кайбер чыганакларда 1932 яисә 1936 ел күрсәтелә) туган. Аның әтисе математик, ә әнисе мәктәптә укытучы булып эшли. Евгения Салоникида шәхси француз мәктәбендә, ә аннары Афинада укый. Ул французча иркен аралаша. Яшүсмер елларында атасы гаиләсен ташлап китә, һәм кыз әнисе тәрбиясендә үсә.
1951 елда Грек Милли театрының театр мәктәбенә укырга кабул ителә. Аның укытучылары драматург Ангелос Терзакис һәм режиссер Димитрис Ронтирис булган. 1954 елда Театр мәктәбен тәмамлаганнан соң, ул шунда ук Алексис Минотис һәм Катина Паксино кебек актерлар белән төп рольләрдә уйный башлый.
Марика Котопуля театрында La Heléne belle француз комедиясендә Мелина Меркури һәм Василисс Диамантополос белән бергә катнашуы аның беренче сәхнә чыгышы дебюты була. 1955 елда Карези, Алекос Сакеллариосның Laterna, kai filotimo ftoheia комедиясендә уйнап, кинода төшә, шулай ук бу фильмның 1957 елда чыккан дәвамы да, Laterna, kai garyfallo ftoheia, зур уңыш казана.
1960 нчы еллар аның карьерасында иң югары нокта була, 1961 елда ул үзенең грек кинематографы классикасы дип аталган театр труппасын җитәкли: Лола (1964), Минем тиле, тиле гаиләм (1965), Дженни-Дженни (1966), һәм Пулемёт өчен концерт (1967). Кызыл фонарь (1963) фильмы «Оскар» премиясенең чит телдәге иң яхшы фильмы өчен номинациясында аның иң зур уңышы була.
Лисистрата (1972) аның соңгы фильмы була. Киләсе дистә елда ул Кем Вирджиния Вульфтан курка?, Медея һәм Электра кебек классик театр әсәрләрендә продюсер һәм актриса сыйфатында чыгыш ясый. Ул театр сәхнәсендә соңгы тапкыр 1990 елда Лула Анагностакиның Алмаз һәм блюз әсәрендә уйный. Аннары ул күкрәк бизендә яман шеше аркасында сәхнәне ташлап китергә мәҗбүр була.
Дженни Карези 1992 елның 27 июлендә үз йортында яман шештән вафат була. Меңләгән кеше килә, аның белән хушлаша. Дженни Карези Беренче афина зиратында җирләнә.
Шәхси тормышы 1960 нчы еллар башында Карези журналист Захос Хадзифотиуга кияүгә чыга, әммә ике елдан бу никах аерылышу белән тәмамлана. 1967 елда, Пулемёт өчен концерт фильмын төшергән вакытта, ул Костас Казакос белән таныша, бу никахтан аның Константинос исемле улы туа.
Искәрмәләр
Сылтамалар
Дженни Кари (инг.) на сайте Find a Grave
Төркем:1933 елда туганнар Төркем:12 гыйнвар көнне туганнар Төркем:1934 елда туганнар Төркем:Википедия:Викимәгълүматтан чыганак булган мәкаләләр Төркем:27 июль көнне вафатлар Төркем:1992 елда вафатлар Төркем:Афинада вафатлар Төркем:1930-елларда туганнар Төркем:Афинада туганнар