Галәветдинова Светлана Ишбулды кызы (30 август 1949 ел) — галим-психолог, югары мәктәп укытучысы. Психология фәннәре кандидаты (1983), профессор. Рәсәй Федерациясенең атказанган мәгариф хезмәткәре. Башкортстан Республикасының атказанган мәгариф хезмәткәре.
Биографиясе Светлана Ишбулды кызы Галәветдинова 1949 елның 30 августында Башкорт АССРның Учалы районы Кәрим авылында туганАлтын бишегем — Учалы: Ҡала һәм райондың ҡыҫҡаса энциклопедияһы. — Өфө: Китап, 2003. — 264 бит, илл. Урта мәктәпне Азәрбайҗан ССРы Ленкоран шәһәрендә алтын медальгә тәмамлый. 1968-1973 елларда А. А. Жданов исемендәге Ленинград дәүләт педагогия университетының психология факультетында укый. Башкорт дәүләт педагогия институтында педагоглык һәм башлангыч белем бирү методикасы факультетында декан, психология кафедрасы мөдире булып эшли. Светлана Ишбулды кызы — психология фәннәре кандидаты, профессор. 2000-2009 елларда Башкортстан мәгарифне үстерү институты ректоры. Хәзерге вакытта Башкорт дәүләт университетының психология факультеты деканы. Зур халыкара фәнни проект җитәкчесе.
Мактаулы исеме Рәсәй Федерациясенең атказанган мәгариф хезмәткәре. Башкортстан Республикасының атказанган мәгариф хезмәткәре.
Искәрмәләр
Сылтамалар
Психологическая газета. Галяутдинова Светлана Ишбулдина, Уфа Психология факультеты турында Төркем:БДУ укытучылары Төркем:Википедия:Викимәгълүмат элементы параметрларына өстенлек бирелгән мәкаләләр Төркем:Психология фәннәре кандидатлары Төркем:Учалы районында туганнар Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:1949 елда туганнар Төркем:30 август көнне туганнар