Гамил Әсхәдуллин, Гамил Габдулла улы Әсхәдуллин, сәхнә псевдонимы Гамил Әсхәдулла (1959 елның 19 марты, СССР, РСФСР, ТАССР, Түбән Кама районы, Шәңгәлче) ― «Мунча ташы» татар эстрадасы театрының сәнгать җитәкчесе, әйдәп баручы артисты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның халык артисты.
Тәрҗемәи хәле 1959 елның 19 мартында Түбән Кама районы Шәңгәлче авылында туган.
В. Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетын тәмамлаган Асхадуллин Гамиль Габдуллович. ideputat.er.ru.
Түбән Камада машина йөртүче, «Җәлил» яшьләр киноконцерт үзәге идарәчесе булып эшләгәнУчреждение Молодежный киноконцертный центр Жалил .
1980 елның 1 апрелендә Түбән Камада беренче тапкыр «Шаяннар һәм тапкырлар мәҗлесе» үткәрелгәч барлыкка килгән «Мунча ташы» татар эстрада миниатюралары театрында башта административ эшләр башкара, соңрак, театрның беренче директоры Шәмси Закиров Казанга күчеп киткәч, театрның сәнгать җитәкчесе булып кала. Шәхси эшмәкәр булып теркәләРимзил Вәлиев. «Мунча ташы»: баня, в которой не раздеваются догола. Деловая электронная газета «Бизнес Online», 17.03.2013. Озак еллар театрда Гали Галиевич ролен башкара. Миниатюраларда гади кешеләрне уйнарга яратаЭльза Газизова. Гамил Әсхәдулла: “Мунча ташы” — ул көлү бренды. Интертат, 06.02.2015.
Г. Әсхәдуллин тырышлыгы белән Түбән Кама шәһәр хакимияте театр өчен офис бирә, театр җитәкчесе анда балалар өчен студия ачарга планлаштыра.
Җәмәгать эшчәнлеге ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы иҗтимагый шурасы әгъзасы Состав Общественного Совета МВД по РТ .
Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы Шәңгәлче авыл җирлеге Советы депутаты булып сайланган, Бердәм Россия фиркасе әгъзасы Асхадуллин Гамиль Габдуллович. .
Бүләкләре, мактаулы исемнәре Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Татарстанның халык артисты 2019 ― «Фидакарь хезмәт өчен» медале ― театр сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткәне һәм күпьеллык нәтиҗәле иҗади эшчәнлеге өченПризнание заслуг. Республика Татарстан, 19.03.2019
Гаилә хәле I никахы ― Алсу, Түбән Кама химия сәнәгате машинисты булып эшли. Уллары Рамил (1983), җырчы, композитор; Ирек, Түбән Камада эшмәкәр. II никахы ― Алсу, балалары: улы Айтуган, кызы Айзилә Рамил Әсхәдуллин: «Әти безнең белән аралашмыйча яшәсә, трагедия булыр иде». Акчарлак, 20.01.2018. Түбән Кама районы Шәңгәлче авылында яшиләр.
Искәрмәләр
Сылтамалар
Зоя Солошина. Гамил Әсхәдулла: «Балаларым яше белән яшим». Шәһри Казан, 20.03.2019 «Мунча ташы» эстрада театрының рәсми сайты Мунча ташы. instagram.com Гамил Әсхәдулла: "...Халык көлүдән туктады, кыскасы, мин аларны елаттым". «Сәхнә», 26.02.2019
Моны да карагыз
Төркем:Театр директорлары Төркем:Татар артистлары Төркем:Татарстан артистлары Төркем:Татарстанның халык артистлары Төркем:Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре Төркем:Казан инновацион университетын тәмамлаучылар Төркем:Шәхесләр:«Мунча ташы» театры Төркем:«Фидакарь хезмәт өчен» медале (Татарстан) белән бүләкләнүчеләр