Давид Веррасто (; 1988 елның 22 августы, Будапешт, Маҗарстан) — Маҗарстан йөзүчесе, комплекслы йөзү буенча махсуслашкан. Ике тапкыр дөнья чемпионатының көмеш призёры (2015, 2017). Комплекслы йөзү буенча ике тапкыр Европа чемпионы (2014, 2018).

Тормыш юлы Будапешт шәһәрендә туа. 2010 елда Будапештта узган су спорт төрләре буенча Европа чемпионатыннан соң танылу ала, анда ул 400 метрга комплекслы йөзүдә көмеш медаль яулый.

2011 елда Шанхайда узган су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатында катнашучы. 200 һәм 400 метр дистанцияләрдә комплекслы йөзүдә катнаша. 200 метрга комплекслы йөзүдә беренче раундта, 1 минут һәм 58,69 секунд эчендә йөзеп, 2 урын ала һәм ярымфиналга чыга. Ярымфиналда, 2 минут һәм 00,05 секундта йөзеп, 15 урында урнаша һәм ярышлардан төшеп кала. 400 метр дистанциядә беренче раундта, 4 минут һәм 15,01 секундта йөзеп, 5 урынны ала һәм финалга чыга. Финалда 4 минут һәм 15,67 секундта йөзеп, 6 урынны ала.

2012 елда Дебреценда су спорт төрләре буенча Европа чемпионатында катнашучы. 200 һәм 400 метр дистанцияләрдә комплекслы йөзә. 200 метр дистанциядә беренче раундта, 2 минут һәм 00,35 секундта йөзеп, 2 урын ала һәм ярымфиналга чыга. Ярымфиналда, 2 минут һәм 00,75 секундта йөзеп, 6 урынны ала һәм финалга чыга. Финалда 2 минут һәм 01,70 секундта йөзеп, 6 урынны ала. 400 метр дистанциядә беренче раундта, 4 минут һәм 17,01 секундта йөзеп, 4 урынны ала һәм финалга чыга. Финалда 4 минут һәм 14,23 секундта йөзеп, ватандашы оттырып, көмеш медаль яулый2012 European Aquatics Championships: Men’s 400 metre individual medley Final results.

2012 елда Лондонда узган Җәйге Олимпия уеннарында катнаша. 200 һәм 400 метр дистанцияләрдә комплекслы йөзә. 200 метр дистанциядә беренче раундта, 2 минут һәм 04,53 секундта йөзеп, 35 урын ала һәм ярышлардан төшеп кала. 400 метр дистанциядә беренче раундта, 4 минут һәм 18,31 секунд эчендә йөзеп, 22 урынны ала һәм ярышларны тәмамлый.

2013 елда Барселонада узган су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатында катнашучы. 400 метр дистанциягә комплекслы йөзә. Беренче раундта, 4 минут һәм 13,95 секундта йөзеп, 5 урынны ала һәм финалга чыгаHeats Results. Финалда 4 минут һәм 13,68 секундта йөзеп, 6 урынны алаFinal Results.

2014 елда Берлинда су спорт төрләре буенча Европа чемпионатында катнашучы. 200 һәм 400 метр дистанцияләрдә комплекслы йөзә. 200 метр дистанциядә беренче раундта, 2 минут һәм 01,23 секундта йөзеп, 11 урынны ала һәм ярымфиналга чыга. Ярымфиналда, 2 минут һәм 00,43 секунд эчендә йөзеп, 9 урынны ала һәм ярышлардан төшеп кала. 400 метр дистанциядә беренче раундта, 4 минут һәм 16,78 секунд эчендә йөзеп, 1 урынны ала һәм финалга чыга. Финалда 4 минут һәм 11,89 секундта йөзә һәм шул рәвешле Европа беренчелегенең алтын медален яулый.

2015 елда Казанда узган су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатында катнашучы. 400 метр дистанциягә комплекслы йөзә. Беренче раундта, 4 минут һәм 11,99 секундта йөзеп, 2 урынны ала һәм финалга чыга. Финалда 4 минут һәм 09,90 секундта йөзеп, японлы оттырып, дөнья чемпионатының көмеш медален яулый.

Искәрмәләр

Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе Төркем:1988 елда туганнар Төркем:22 август көнне туганнар Төркем:Будапештта туганнар Төркем:Әлифба буенча спортчылар Төркем:Йөзүчеләр