Илдар Шәфкать улы Халиков (1967 елның 21 ноябрендә туган) — Татарстанның дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе. 2010 елның 22 апреленнән башлап 2017 елның 3 апреленә кадәрТатарстан премьер-министры Илдар Халиков вазифасыннан китте Татарстан премьер-министры вазифаларын башкарды.
Тормыш юлы
Илдар Халиков укытучылар гаиләсендә туып үсә. Әтисе Шәфкать Рафикъ улы гомере буе мәгариф өлкәсендә эшләп, Татарстан республикасы атказанган укытучысы исеменә лаек була. Ә әнисе Лүзия Газиз кызы Әгерҗе шәһәренең 1 нче урта мәктәбендә математика укытучысы булып эшли. Татарстан Республикасы Президенты мактаулы грамоталары белән бүләкләнгән.
1985 елда мәктәпне тәмамлаганнан соң Илдар Халиков армия сафларына хезмәт итәргә алына. 1987 елда Казан Дәүләт Университетында укый башлый.
1993 — 1995 елларда Илдар Шәфкать улы алдынгы специалист буларак "Челны-банк" банкында озын яки кыска вакытка кредитлар бирү, депозитлар һәм кыйммәтле кәгазьләр бүлегенең вакытлыча идарәчесе вазифаларын башкара.
1995 — 1996 елларда - "КАМАЗ" ААҖендә Хокук идарәсе җитәкчесе урынбасары булып эшли.
1996 — 2003 елларда - финанслар буенча директор, икътисад һәм финанслар һәм "КАМАЗ"ның корпоратив стратегиясе буенча генераль директор урынбасары була.
2003 елның 14 августыннан 2005 елга кадәр Чаллы шәһәренең администрациясен җитәкли.
2006 елның 1 гыйнварында - Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге җитәкчесе, шәһәр мэры.
2010 елның 22 апреленнән - Татарстан Республикасы премьер-министры. 2017 елның 3 апрелендә үз теләге белән вазифасыннан киткән; шул ук елның 4 апреленнән "Татэнерго" ширкәте җитәкчесе итеп билгеләнгән.
Гаиләсе Илдар Халиков өйләнгән. Тормыш иптәше Гүзәл Илмир кызы Халикова белән балалары Тимурны (1998 елгы), Камиләне (2002 елгы) һәм Әминәне (2010 елгы) тәрбияләп үстерәләр.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2001 — РФ дәүләт премиясеХаликов Ильдар Шафкатович. интернет-портал TatCenter.ru 2005 — «Казанның меңьеллыгы хөрмәтенә» медале 2008 — Дуслык ордены (РФ) 2014 — Почет ордены (РФ) 2015 — Дуслык ордены (Татарстан)
Искәрмәләр
Сылтамалар
Моны да карагыз
Төркем:Татарстан оешмалары җитәкчеләре Төркем:Татарстан сәясәтчеләре Төркем:Татар сәясәтчеләре Төркем:Татарстан хөкүмәте рәисләре Төркем:Татарстан Куркынычсызлык Шурасы әгъзалары Төркем:РФ дәүләт премиясе лауреатлары Төркем:Казан дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:Шәхесләр:КамАЗ Төркем:Почет ордены кавалерлары Төркем:Дуслык ордены (Россия) кавалерлары Төркем:Дуслык ордены (Татарстан) кавалерлары Төркем:«Казанның меңьеллыгы хөрмәтенә» медале белән бүләкләнүчеләр Төркем:Чаллы башлыклары Төркем:Мэрлар