Луара Шакирҗанова, Луара Галимҗан кызы Шакирҗанова (Зөһрә Шакирҗан, 1950 елның 9 июне, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Әтнә районы, Күлле Киме) — драма актрисасы, Камал театры музее мөдире, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе (1996), Дамир Сираҗиев премиясе лауреаты (2009), ТР халык артисты (2010).

Тәрҗемәи хәле 1950 елда Әтнә районының Күлле-Киме авылында укытучылар гаиләсендә туа. Кечкенәдән биергә, шигырь сөйләргә, рәсем ясарга ярата, мандолинада уйный. Башта Казан театр училищесын , аннан Ленинград театр, музыка, кинематография институтын тәмамлый. Иҗат юлын Луара нәфис сүз остасы буларак Г.Тукай исемендәге филармония эстрадасында башлый. Кыска гына вакыт К. Тинчурин театрында төп рольләр уйнап, тамашачы күңелен яулый. 20 елдан артык Г. Камал театры музеенда эшләгәндә дә аның сәхнәдән аерылганы юк. Сәнгать осталарына, әдипләргә багышланган дистәләрчә иҗат кичәләренең сценаристы һәм алыштыргысыз алып баручысы ул. Радио, телевидение буенча театр тарихын, сәхнә осталарының иҗатын пропагандалаганда да Луараның ягымлы тавышы яңгырый.

Белемле, зәвыклы, ана телебездә камил, сәнгатьчә сөйләүче артистка Финляндия, Швеция, Польша, АКШ татарлары янында булып, спектакльләр куеп, аларның милли рухын үстерүгә дә үз өлешен кертте.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 1996 — ТР атказанган сәнгать эшлеклесе 2009 — Дамир Сираҗиев премиясе 2010 — ТР халык артисты 2025 ― «Фидакарь хезмәт өчен» медале ― мәдәниятне һәм сәнгатьне үстерүгә зур өлеш кертүе, күпьеллык нәтиҗәле иҗади хезмәте өчен''Котлыйбыз! Ватаным Татарстан, 20.08.2025, № 93. ― Б.5. Искәрмәләр

Сылтамалар

Шакирҗанова Луара Галимҗан кызы (Зөһрә Шакирҗан) . Камал театры сайты

Моны да карагыз

Төркем:Тинчурин театры актерлары Төркем:Камал театры актерлары Төркем:Казан театр училищесын тәмамлаучылар Төркем:Санкт-Петербург дәүләт театр сәнгате академиясен тәмамлаучылар Төркем:Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклеләре Төркем:Татарстанның халык артистлары Төркем:Дамир Сираҗиев премиясе лауреатлары Төркем:«Фидакарь хезмәт өчен» медале (Татарстан) белән бүләкләнүчеләр