Марат Мөнир улы Коләхмәтов (1959) — Россия хәрби башлыгы, Көньяк Осетия конфликты вакытында — грузин-осетин конфликты зонасындагы тынычлык саклау катнаш көчләре башлыгы, генерал-майор.

Биография Марат Коләхмәтов 1959 елда Пенза шәһәрендә хәрби хезмәткәрләр гаиләсендә туган. Милләте буенча татар. Атасы Мөнир Коләхмәтов (1927) — отставкадагы генерал-лейтенант (1986).

1980 елда С. Киров исеменләге Ленинград гомумгаскәр командирлар училищесын, 1991 елда — М.В. Фрунзе исемле хәрби академияне, 2001 елда — Генераль штаб академияне тәмамлана.

2001—2004 елларда — Төньяк Кавказ хәрби округының 19-нче мотоукчылар командиры.

2004 елның сентябрьдән 2008 елның октябренә кадәр — грузин-осетин конфликты зонасындагы тынычлык саклау катнаш көчләре башлыгы.

2011 елдан — Россия Федерациясе чит илләр министрның кинәшчесе.http://graph.document.kremlin.ru/page.aspx?1572998

Хәрби дәрәҗә Генерал-майор (2001).

Бүләкләр Хөрмәт ордены (2008) «Хәрби бердәмлекне ныгыту өчен» оборона министрлыгының медале. (2006) «Халыкара хезмәттәшлегенә кертем өчен» чит илләр министрлыгының күкрәккә тага торган билгесе (2007) «Көньяк Осетиядә тынычлык сагында хезмәт итү өчен» медале (2008) Россия Федерациясе Президентының хөрмәт грамотасы (2011), һ. б. бүләкләр.

Тышкы сылтамалар http://www.tatveteran.ru/generaly/?id=19

Искәрмәләр

Төркем:Генераллар