Илдус Әхмәт улы Фәиз (Илдус хәзрәт Фәиз, Илдус хәзрәт) — Болгар мәчете имам-хатыйбы, 2011—2013 елларда Татарстан мөфтие.

Тәрҗемәи хәле Ул 1963 елның 29 гыйнварында Татарстанның Тәтеш районы Зур Тарханнар авылында дөньяга килә. 1982—1984 елларда Совет армиясендә хезмәт итә. Казан театр училищесын тәмамлагач, 1989—1998 елларда Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында актер булып эшли. 2000 елда Исламны кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсен тәмамлый.

1999—2010 елларда Татарстан Диния нәзаратында пропаганда бүлеге мөдире.

2010—2011 елларда Татарстан Диния нәзараты җитәкчесенең беренче урынбасары.

2011 елның 13 апреленнән 2013 елның 6 мартына кадәр — Татарстан мөфтие.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2012 — Дуслык ордены (РФ)Указ Президента Российской Федерации от 24 августа 2012 года № 1212 «О награждении орденом Дружбы Файзова И. А.»

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр

Сылтамалар Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния Нәзәрәте Уразада нәрсә ашарга? Илдус хәзрәт Фәизнең блогы

Төркем:Татарстан имамнары Төркем:Тинчурин театры актерлары Төркем:Дуслык ордены (Россия) кавалерлары Төркем:Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте мөфтиләре