Төркия 2020 елда Токиода узган җәйге Олимпия уеннарында катнаша. Уеннар башта 2020 елның 24 июленнән 9 августына кадәр үткәрелергә тиеш була, ләкин COVID-19 пандемиясе аркасында 2021 елның 23 июленнән 8 августына кадәр күчерелә.1908 елда илнең рәсми дебют вакытыннан алып, төркия спортчылары, 1920 елда Антверпенда узган Олимпия уеннарыннан, 1932 елда Лос-Анджелеста Бөек депрессия чорында үткәрелгән Олимпия уеннарыннан һәм 1980 елда АКШ бойкотын яклау аркасында Мәскәүдә узган Олимпия уеннарыннан тыш, барлык җәйге Олимпия уеннарында катнашалар.

Җыелма команда составы

Академик гребля Төркия ир-атлар арасындагы ярышларга академик гребля буенча бер юллама ала. Бу хәл 2021 елда Варезада узган Аурупа олимпия квалификация регатасында була.

Ир-атлар: Онат Казаклы

Бадминтон 2020 елгы җәйге Олимпия уеннарында бадминтон буенча ярышлар 2021 елның 24 июленнән 2 августына кадәр бара. 2020 елда бадминтон буенча Олимпия уеннарына квалификация сайлап алу 2021 елның 15 июненә Бөтендөнья бадминтон федерациясе (BWF) рейтингы нигезендә башкарыла. Аның нәтиҗәләре буенча Төркия җыелма командасы ялгыз разрядларда бер олимпия лицензиясен яулый ала.

Ялгыз разряд Ир-атлар: Эмре Лале Хатын-кызлар: Нәслихан Йигит

Велоспорт Төркия UCI дөнья рейтингында беренче 50 урынны алган ир-атлар Олимпия шоссе ярышларында катнашу өчен ике узышчыны игълан итә ала.

Ир-атлар: Элчин Әсәдов

Волейбол

Хатын-кызлар

Төркиянең волейбол буенча хатын-кызлар җыелма командасы, финал матчында җиңеп һәм Апелдорндагы Ауропа квалификация турниры нәтиҗәләре буенча үзенә урын тәэмин итеп, Олимпия уеннарына квалификацияне узалар һәм сигез елдан соң Олимпия уеннарына әйләнеп кайталар.

Гимнастика

Спорт гимнастикасы Төркия өч гимнаст чыгару хокукына ия була. 2016 елгы Олимпия уеннарында катнашучы Фәрхәт Арикан һәм Назлы Савранбаши 2019 елда Штутгартта узган дөнья чемпионаты нәтиҗәләре буенча Олимпиадага квалификацияләнгән спортчылар арасына керәләр. Әхмәт Онер һәм Ибраһим Чолак аерым төрләрдә үзләренә урыннар тәэмин итәләр, әмма команда составына кермиләр һәм берничә төрле ярышларга узмыйлар. Алар брусья һәм боҗрада күнегүләр нәтиҗәләре буенча юллама алалар.

Ир-атлар: Фәрхат Арыҗан, Әхмәт Ондер, Ибраһим Чолак, Адем Асил — берничә төрле ярышлар Хатын-кызлар: Назлы Савранбаши — берничә төрле ярышлар

Йөзү Төркия йөзүчеләре квалификация нормативын узу нәтиҗәләре буенча уеннарда катнашу хокукына ия булалар, һәр дисциплинада илдән күп дигәндә ике йөзүче катнаша ала .

Ир-атлар: Юмитҗан Гүрәш, Батуралп Юнлю, Беркай Омер Эгрәтир, Берке Сака, Хөсәен Эмре Сакчи, Йигит Аслан Хатын-кызлар: Берил Бёҗеклер, Дениз Эртан, Виктория Зәйнәп Гүнеш, Мәрвә Тунҗәл

Уктан ату

Төрек спортчылары Анталиядәге Аурупа континенталь квалификация турниры нәтиҗәләре буенча ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында шәхси турнирларда икешәр урын яулый.

Ир-атлар: Мете Газоз Хатын-кызлар: Ясемин Анагёз

Тхэквондо Төркиядә тхэквондо уеннарында биш спортчы катнаша. Рукийе Йылдырым (49 кг, хатын-кызлар), Хатиҗә Кюбра Илгүн (57 кг, хатын-кызлар), ике тапкыр Олимпия уеннары призёры Нур Татар (67 кг, хатын-кызлар) һәм Нафия Куш (67 кг, хатын-кызлар) хатын-кызлар арасында рейтинг нәтиҗәләре буенча квалификация узалар. Хакан Речбер ир-атлар арасында җиңел авырлык категориясендә (68 кг) ярымфинал җиңүен яулый һәм 2021 елда Софиядә узган Ауропа квалификация турниры нәтиҗәләре буенча бердәнбер юллама ала .

Ир-атлар: Хакан Речбер Хатын-кызлар: Рукийе Йылдырым, Хатиҗә Кюбра Илгүн, Нур Татар, Нафия Куш

Авыр атлетика Төркия авыр атлетларына 2021 елның 11 июнендәге рейтинг нигезендә Уеннарга өч путевка бирелә.

Ир-атлар: Ферди Хардал, Мөхәммәд Фуркан Өзбәк Хатын-кызлар: Нурай Левент

Фехтование Фехтованиедә Төркияне рапирачы Ирем Карамете тәкъдим итә.

Искәрмәләр

Төркем:Спорт Төркем:Олимпия уеннары