Куа́зь (Квазь) — удмуртларның традицион ышануларында һава торышы һәм атмосфера күренеше белән бәйле иң олы Илаһларның берсе. Әкиятләр персонажы («Квазьның яраткан шәхесе» һ.б.). Яңгыр бирүчесе булган. Н. Г. Первухин фикере буенча Куазь — җир һәм күк арасында пространствоның ягъни атмосфераның һәм атмосфера күренешләренең хөкемдары.Первухин Н. Г. Эскизы преданий и быта инородцев Глазовского уезда. Эскиз I. Вятка, 1888. С. 3.. Шулай да, Илаһка табыну бик чикле булган һәм аның функцияләре ахыргача аңлаешлы түгел. Исем этимологиясе В. Е. Владыкин фикере буенча Куазь финн-угыр периодына карыйВладыкин В. Е. Религиозно-мифологическая картина мира удмуртов. Ижевск: Удмуртия, 1994. С.103.: манси телендә: kwores «күк», Нуми-Куорез — урта күк өчен җаваплы мифологик шәхесUotila T. E. Zur Geschichte des Konsonantismus in den permischen Sprachen // MSFOu, LXV, Helsinki, 1933. S. 350.. А. С. Бутолин һәм аны яклаган В. С. Чураков фикеренчә Куазь исеме ике удмурт сүзе — куа һәм азь кушылуыннан килеп чыккан. Ягъни Куазь исемен «куала (дога йорты) алдында торучы» дип тәрҗемә итәргә мөмкин (удмурт телендә: куа «дога кылу йорты» һәм азь «алдында»). Мөгаен Куазь эпитетын башкача итеп әйтү удмуртларда соңыннан югалтылган дога кылу йортлары “куа” алдында потларны кую практикасы булганда пәйда булган.Чураков В. С. Размышления о «вотской вере» (к проблеме удмуртского Олимпа) // Материалы межрегиональной научно-практической конференции «Материальная и духовная культура народов Урала и Поволжья: История и современность». Глазов, 2005. С. 83-84.. В. В. Напольских бу ике этимологияне дә инкарь иткән: беренчесен фонетик авырлыкларга күрә, икенчесен ул артык халык-этимологик һәм семантик тартылган булганга күрә. Илаһның табынуын исәпкә алып (аның табынуының әз таралганын һәм функцияләрнең ачык аңлаешлы булмаганын), В. В. Напольских “куазь” өчен «табигать, һава торышы» мәгънәсен беренчел, ә аның теоним буларак кулланышын икенчел дип санаган.

Искәрмәләр

Сылтамалар Чураков В. С. Размышления о «вотской вере» (к проблеме удмуртского Олимпа)

Төркем:Удмурт мифологиясе Төркем:Мәҗүсилек Төркем:Дин