«Тукай мәйданы» метро станциясе () — «Кремль» һәм «Сукно бистәсе» станцияләре арасында урнашкан Казан метросының станциясе. Шәһәр үзәгендә урнашкан. Станция Тукай мәйданы янында булу сәбәпле шулай аталган.

Станция 2005 елның 27 августында беренче метро сызыгы белән ачыла.

«Тукай мәйданы» — 12 колонналы, 1 утраулы платформадан торган станция. Шәһәргә берничә урында чыгарга була — Тукай мәйданы, «Кольцо» сәүдә үзәге, Петербург урамы. Метро станциясендәге панноларны Озад Хәбибуллин җитәкчелегендәге иҗат төркеме эшләгән.

Моны да карагыз Казан метросы Габдулла Тукай

Сылтамалар Фотосурәтләр

Төркем:Казан метрополитены станцияләре