Шамил Якупов, Шамил Камил улы Якупов (1956 елның 25 мае, СССР, РСФСР, ТАССР, Кукмара районы, Адай) ― рәссам, «Россия Рәссамнар берлеге» иҗтимагый иҗат берләшмәсенең Яр Чаллы оешмасы, «Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге» төбәк иҗтимагый иҗат берләшмәсе әгъзасы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2017). 1994 елдан Россия Рәссамнар берлеге гъзасы.

Тәрҗемәи хәле 1956 елның 25 маенда Кукмара районы Адай авылында туган.

Казан сәнгать укуханәсен тәмамлаган (1980).

Яр Чаллы, соңрак Казан шәһәрләрендә эшли һәм иҗат итә.

Кайбер әсәрләре

Рәссамның әсәрләре Татарстан Республикасы дәүләт музейларында һәм галереяләрендә, шулай ук шәхси коллекцияләрдә саклана. Сынлы сәнгатьнең пейзаж жанрына өстенлек бирә. «Урман әкияте» (2018), «Тынлык», «Алтын ат», «Туган як киңлекләре», «Истәлекләр», «Көртлекләр. Җырлар», «Өйгә», «Кышкы көн» һ. б.A la prima сәнгать галереясе

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2015 – Лениногорск районы башлыгының Рәхмәт хаты ― Бөек Җиңүнең 70 еллыгы хөрмәтенә Лениногорск муниципаль районы территориясендә булдырылган тыл хезмәтчәннәре, тол-аналар, сугыш чоры балалары һәйкәлләрен төзүгә керткән өлеше өчен Распоряжение главы Лениногорского района № 176 от 19.10.2015 2017 – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Признание заслуг. Республика Татарстан

Искәрмәләр

Сылтамалар

Якупов Шамиль Камилович. Артхив Якупов Шамиль Камилович. РТОО «Союз Художников Татарстана»

Моны да карагыз

Төркем:Татар рәссамнары Төркем:Татарстан рәссамнары Төркем:Казан сынлы сәнгать укуханәсен тәмамлаучылар Төркем:Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклеләре